Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз өендә тавыш бирде

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Гөлнара Шәрипова алдан тавыш бирүнең бик уңайлы оештырылуы турында сөйләде.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. 
Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының мактаулы кешесе үз өендә тавыш бирде. Алдан килешенгән вакытта аңа участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Алар ишек кулларын антисептик белән эшкәрттеләр, шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар һәм халатлар кулландылар.
Фронтовик сайлау комиссиясе вәкилләрен парад формасында каршы алды. Соңыннанүзенең тавышын бирде.
"Конституциягә төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер башка вакытлар җитте», – диде тавыш биргәннән соң Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Кузнецов сүзләренә караганда, ул яшьләр өчен тавыш бирә,  аларның киләчәге өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев