Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль түләүләр аласызмы?

Аз керемле гаиләләр акчага тиенә башлады. Дәүләт ярдәме белән баеп та китәрләр.

Социаль ярдәм
Лилия Шәймиева
Хөкүмәтебез балалары булган гаиләләргә шактый ярдәм күрсәтә. Социаль түләүләр кемгә тиеш? Бу түләүләрне алырга тиеш булып та, белмәүчеләр, кирәкле документларны тупламаучылар бар.
– Бала үстерү җиңел түгел. Яшь балага тегесе дә кирәк, монысы да. Бөтен нәрсә акчага барып тоташа. Быел балалы гаиләләр өчен бик күп сөенечле яңалыклар бар. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 18 яше тулмаган биш яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләдә тәрбияләнүчеләргә республикадагы яшәү минимумы белән гаиләдәге җан башына туры килгән уртача керем аермасы күләмендә айлык пособие түләнә. Пособие гариза тапшырылган айдан башлап, алты ай дәвамында түләнәчәк, – ди республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.
Яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә шулай ук бүләк комплектлары каралган. 2020 елдан башлап, Татарстанда даими яшәүче, яңа туган сабыйлары булган, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк комплект белән тәэмин ителә. Аны алу өчен сабый туган бала тудыру йортына республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсеннән гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме хакында белешмә тапшыру кирәк. Белешмәне яшәү урыны буенча алганда бала тудыру йортыннан моңа кадәр бүләк комплект алынмаганлыкка белешмә, яки республикадан читтә туганлыкны раслаучы документ, баланың туу турында таныклыгын яки уллыкка (кызлыкка) алу хакында белешмәнең күчермәсен тапшыру таләп ителә. 
Гаиләнең уртача кереме турында белешмә алу өчен яшәү урыны буенча республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсенә тиешле документлар тапшыру таләп ителә. Белешмә сорап мөрәҗәгать итүче балага айлык пособие алучы булып исәпләнсә, белешмә пособие билгеләнү өчен тапшырылган документларга нигезләнеп бирелә. Белешмә алырга килгәндә мөрәҗәгать итүченең паспорты булу шарт. 
– Бала чирләмичә тормый, дарулар алмый гына бала үстергән гаиләләр бөтенләй юктыр ул. Дару алу өчен өстәмә түләүләр булуы да сөенечле. Өч яшькә кадәрге балалары булган, җан башына туры килгән керемнәре яшәү минимумыннан артмаган, милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе ТР законына 2004нче елның 8 декабрендә чыккан №63-ЗРТ кушымтасы нигезендә милек белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән түбән булган гаиләләргә 2020нче елның 1 гыйнварыннан дару һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар алу өчен өстәмә түләүләр билгеләнгән. Дарулар өчен 5 мең сум акча бирү каралган. Дәгъва кылучы махсус счетны “Ак барс” банкында ачтыра. Пластик карта ясатыла. Картага акча күчкәч, дәүләт даруханәләрендә дару алырга мөмкин. Түләү балага айлык пособие алган чорда бер тапкыр бирелә, әмма түләүне елга ике тапкырдан да күбрәк алырга мөмкин түгел, – ди Нурсибә Мингалимова.
Райондашларыбыз 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр турында да ишетеп беләдер. Җан башына туры килүче керемнәре яшәү минимумыннан артмаган, милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләрдәге балаларга каралган ул. Түләүләрнең суммасы узган елның икенче кварталында булган яшәү минимумының 50 проценты күләмендә, ягъни 4686,50 сумны тәшкил итә. Гаризаны Бердәм дәүләт порталы яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә җибәрергә мөмкин. Портал аша җибәргәндә гаилә составы дөрес итеп тутырылырга, балигъ булмаган балаларның барысы да һәм тормыш иптәше күрсәтелергә тиеш. Кайберәүләр банк реквизитларын дөрес итеп күрсәтми, 20 урынлы банк счетының номерын язу кирәк! (Банк картасының номерын түгел).
2018нче елның 1 гыйнварыннан гаиләдә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүләр башкарыла. Бу хокукка РФ гражданлыгы булган, РФ территориясендә даими яшәгән, баласы 2018нче елның 1 гыйнварыннан соң туган, җан башына туры килгән уртача керем 20170 сумнан артмаган гаиләләр ия. 
2020 елда айлык пособиенең күләме – 9 мең 373 сум. Бала туып, алты ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта, пособие бала туган көннән исәпләнә. Шул сроктан соңга калынса, мөрәҗәгать иткән көннән санала. Барлык төр түләүләр буенча өстәмә мәгълүматларны 2-38-34, 2-51-68 телефоннары аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев