Социаль контракт төзүчеләр саны арта
Район социаль яклау бүлеге аз керемле гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән төрле чаралар тәкъдим итә. Даими керемле эше булмаганнар өчен социаль контракт төзү мөмкинлеге бар.
– “Татарстан Республикасында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү турында”гы карар нигезендә җирлегебездә гражданнарның авыр тормыш хәлен җиңеләйтү буенча социаль адаптацияләү программасы тормышка ашырыла. Ләкин программага һәркем дә кертелә итә алмый. Социаль контракт формасындагы социаль ярдәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга адресланган, – ди ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим районындагы бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Әлеге средстволар керемнәре республикабызда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган гаиләләргә һәм гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеше түбән гаиләләргә пособие рәвешендә бирелә. Мисал өчен, аз керемле гражданин – эшсез, ди. Ул, эш урыны табып, бу хакта социаль яклау бүлегенә хәбәр итсә, эшкә урнашу турында җитәкчесенең боерыгын китергән очракта, аңа, хезмәт хакыннан тыш, дүрт ай дәвамында социаль яклау бүлеге аша да ай саен 11724 сум акча түләнәчәк. Шуны да белеп тору кирәк – социаль контракт төзегәннән соң, бер ай дәвамында гражданин мәшгульлек үзәгендә исәпкә басарга тиеш. Алга таба рәсми рәвештә эшкә урнашырга кирәк булачак.
Үз эшеңне үстерү юнәлешендә дә социаль яклау бүлеге белән контракт төзергә була.
– Социаль контракт иң күбе 12 айга төзелә. Контракт төзегән вакытка гариза бирүченең үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән булуы шарт. Гариза бирүченең кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш. Быел социаль контракт кысаларында шәхси эшмәкәрлекне үстерү яки үзмәшгульлек өчен гражданнарның 150 мең сумга кадәр дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар, – ди Гөлнар Фәтхуллина.
Үз эшен башлаучы социаль яклау бүлегенә бизнес- план проектын тәкъдим итәргә, нинди төр эшчәнлек алып баруы белән таныштырырга тиеш. Комиссия эш башлаучының бизнесын нәтиҗәлелеккә тикшерә, чыгымнарны дәлилләүче чекларны карый, гражданинның матди хәлен бәяли. Шуннан чыгып, эш башлаучыга дәүләттән 150 мең сумга кадәр матди ярдәм күчерелә.
Социаль контрактны шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә юнәлтергә була. Бу төр контракт буенча ярдәм күләме 75 000 сумнан артмый. Гөлнар Фәтхуллина хәбәр итүенчә, авыр тормыш хәленнән чыгу өчен узган ел 102 кеше килешү төзегән. Быел ТР матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы филиалына шундый ук гозер белән 29 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 19ына комиссия уңай карар чыгарган, берничәсенең эш планнары тикшерү стадиясендә.
– Баштагы чорда халык бу төр программаларның уңай якларын аңлап бетермәде кебек. Бүген социаль контракт төзүчеләр саны арта бара. Ярдәм алу өчен күпчелек күпбалалы гаиләләр, эшкә урнашырга теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Программа ярдәмендә үз эшен башлаучылар да шактый булды, – ди Гөлнар Фәтхуллина.
Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алырга теләсәгез, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Лилия Шәймиева.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев