Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораулар бар әле

Исәнсеф авыл җирлеге 2019 елда район буенча сигезенче позициягә күтәрелгән. Моңа җирлектә республика һәм үзара салым программалары ярдәмендә башкарылган эшләр этәргеч булып тора. Исәнсеф авыл җирлегендә соңгы ике елда юллар төзү, су линияләрен төзекләндерү кебек мөһим эшләр башкарылды.

Җирлек башлыгы Иршат Салихов та үз чыгышында шулар хакында сөйләде. Республика программалары ярдәме белән Иске Сәет, Яңа Сәет, Тат. Бүләр һәм Исәнсеф авылларында юллар төзекләндерелде, хәтта авыл эчләренә кадәр асфальт җәелде. Озак еллар ремонт күрмәгән Тат. Бүләр авылы мәдәният йортында да капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Бүген пенсионерлар җирлек халкының 32 процентын тәшкил итә. Авылга яшәргә кайтучылар да бар. Әмма эш яшендәге 492 кешенең 209ы авылда пропискада гына тора, алар башка җирдә яши яисә эшли. Хуҗалыклар һәм халык санының елдан-ел кимүе борчу тудыра. 
Кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Исәнсеф авыл җирлегенә дә килеп җиткән. Илгиз Зиннуров, Тат. Бүләрдә тавык фермасы ачып, чебиләр үстерә. Яңа Сәет авылында бушаган торакларны алган Илнар Закиров кошчылык белән шөгыльләнәчәк. Исәнсефтә Ринат Хөснимәрдәнов та шушы юнәлештә эш башкара. Элегрәк терлекчелек белән шөгыльләнгән Алмарис Латыйпов берничә ел инде Мари Бүләр авылында каз үстерү белән шөгыльләнә. 
Мәдәният юнәлешендә дә матур эшләре бар җирлекнең. Узган ел Тат. Бүләр авылы китапханәсе, “Иң яхшы авыл китапханәсе” республика конкурсында катнашып, йөз мең сум грант откан. Нәтиҗәдә китапханәгә яңа җиһазлар кайтарылган. Яңа Сәет авылында моңа кадәр эшләп килгән фельдшер-акушерлык пункты, элеккеге хезмәткәрнең квалификация вакыты чыгу сәбәпле, вакытлыча ябылган. Җирлек башлыгы әлеге мәсьәләнең шушы көннәрдә хәл ителәчәген әйтте. 
Үрәзмәт авыл җирлегендә соңгы ике елда республика программасы буенча юллар төзү өлкәсендә күләмле эшләр башкарылды. 2018 елда – Үрәзмәт авылына, 2019 елда Сикия авылына асфальт юл килде. Иң сөенечлесе – әлеге авыл урамнарына да асфальт юл салыну. Җирлек башлыгы Альфир Закирҗанов район, республика җитәкчелегенә һәм “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы юлчыларына рәхмәт сүзләре җиткерде. 
Инфраструктура үсеше буенча җирлек унынчы позицияне били. Җирлекнең өч авылы үзәкләштерелгән су системасыннан файдалана. Узган ел Үрәзмәт авылында башнясыз системага күчү буенча күләмле эш башкарылган. Бүләк, Үрәзмәт Чишмә авылларында су буенча проблемалар кала әле. 
Җирлектә кече эшмәкәрлек буенча күрсәткечләр, ни кызганыч, мактанырлык түгел. Ике кече эшмәкәр теркәлгән булса да, аның берсе эшен туктаткан. Сикия авылыннан Тәнзилә Гыйздуллина сөтчелек юнәлешендә шөгыльләнә, аның 12 баш савым сыеры бар. 
Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча Бүләк һәм Сикия авылларында проблема бар. 
Ел дәвамында зиратларны төзекләндерү, чистарту буенча күләмле эш башкарылган. Бу өлкәдә эш фронты зур әле. Быел әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә җирлек халкы актив булыр дигән ышанычта җирлек башлыгы. 
Башлангыч мәктәп эшчәнлеге белән укытучы Гүзәлия Шәйгәрданова таныштырды. Башлангыч мәктәп кенә булуына карамастан, мәктәп һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. 
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлек халкының активлашуын билгеләп үтте. 
– Үрәзмәт авыл җирлеге бүген яхшы гына эшли. Халыкны озак еллар борчыган юл мәсьәләсенең хәл ителүе – зур сөенеч. Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең эше дә күпләргә үрнәк булырлык. Киләчәктә урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерергә, бу эшкә авылда яшәүче яшьләрне тартырга кирәк, – диде ул. 
Үрәзмәт авыл җирлегендә узган җыенда сораулар да шактый булды. Сораулар нигездә Үрәзмәт-Чишмә авылында яшәүчеләрдән керде. Бүгенге көндә әлеге авылда 17 кеше яши. Бүген алар суга һәм юлга интегә, елдан артык инде фельдшер юк. Үрәзмәтлеләр якын-тирәдә ягулык салу станциясе кирәклеген дә әйттеләр. 

Исәнсеф авыл җирлегендә 370 хуҗалыкта 1063 кеше яши. Узган ел 2 бала туган, 17 кеше бакыйлыкка күчкән.

 

Үрәзмәт авыл җирлегендә 144 хуҗалыкта 304 кеше яши. Соңгы биш елда гына да җирлектә халык саны 121 кешегә кимегән. 81 хуҗалыкта 147 баш савым сыеры, 152 баш яшь терлек исәпләнә. Өчәр сыер асраучы – 7, дүрт сыер тотучы – 4, биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 9 хуҗалык бар.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев