Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Тормышта реклама кирәкме?

Бүгенге тормышны рекламасыз күз алдына китереп булмыйдыр ул. Үзем эшмәкәр булгач, шулай дип уйлыйм. Товарны шәп итеп мактый белергә, көндәшеңнекеннән синеке яхшырак икәнен дәлилләргә дә барыбер шул реклама кирәк! Рекламаның көче – ышандыра белүдә. 

23 октябрь – реклама төзүчеләр, маркетологлар һәм пиарщиклар көне. Әлеге өлкә кешеләре һөнәри бәйрәмнәрен 1994 елдан билгеләп үтә. Тормышта реклама кирәкме? Рекламага райондашларыбызның мөнәсәбәте ничек?

Гөлфирә Камалова, 
Мөслим: 
– Бүгенге тормышны рекламасыз күз алдына китереп булмыйдыр ул. Үзем эшмәкәр булгач, шулай дип уйлыйм. Товарны шәп итеп мактый белергә, көндәшеңнекеннән синеке яхшырак икәнен дәлилләргә дә барыбер шул реклама кирәк! Рекламаның көче – ышандыра белүдә. 

Нәзир Мортазин, 
Мөслим: 
– Рекламаны бик өнәп бетермим. Аны минем хатын ярата инде. Сериаллар караганда, киносын бүлеп, реклама кертсәләр, йөгереп кенә плитәдә кайнап утырган ашын карап килә, савыт-сабаны юарга тотына. Реклама туктау белән, бөтен эшен ташлап, янәдән телевизор янына чаба. Ул рекламаны балалар ятлап бетерде инде! Бер үк әйберне нигә көненә йөз мәртәбә кабатлап торырга? Кирәксез әйберне барыбер, реклама ясыйлар дип, алмыйсың бит инде. Танышың тәкъдим итсә, мактаса, алырга була әле. Чит ил товарына мин ышанып бетмим. Телевизордан реклама башланса, башка каналга күчерәм. 

Хасилә Фатыйхова, 
Мөслим: 
– Шәп тапшыру яки фильм караганда реклама белән бүлүләре ачуны чыгара. Әмма рекламаның сәүдә этәргече булуын онытмаска кирәк. Үземә дә эш буенча реклама белән эш итәргә туры килә. Шулай да кайвакыт без дә рекламага “кабабыз”. Телевизордан рекламаланган табага кызыгып, кибетләрдән эзләгәнем булды. Реклама үзенекен эшли! Танышың “бик әйбәт” дип, бәя бирсә – ышанасың һәм аласың. Бу да бит реклама! 

Нәзирә Нуретдинова, 
Мәлләтамак: 
– Ул реклама дигәннәрен халыкка файдалы дип уйлыйм. Ләкин телевизордан бертуктаусыз күрсәтелүче кәнфит, кер юу порошогы, чәчне “калынайтучы” төрле шампунь рекламасы турында әйтмим. Менә Мөслимебездә нинди кибет ачылуын, кайда азык-төлекне арзангарак алып була, кайда ташламалар, акцияләр уза, нинди җырчы килә, нинди чара уза – барысын да беләсе килә бит. Бу уңайдан Мөслимдә игъланнар тактасы булмау шактый кыенлык тудыруын да әйтим әле. Минемчә, реклама – тормышның алыштыргысыз бер өлеше. 

Мирзанур Суфиев, 
Әмәкәй: 
– Безнең тормышта реклама бик күп. Интернет челтәрендә дә, радио, телевизорда, басма матбугатта да аңа игътибар бер дә кимеми. Нишлисең инде, рекламасыз булмый. Кемдер шуның белән акча эшли, кемдер алдый, кемдер алдана. Кайвакытта очсыз гына товарны да мактый-мактый шактый зур суммага сатып җибәрүчеләр бар. Узган гасырларда да булган ул рекламачылар. Ләкин ул телдән әйтүдән гыйбарәт булган. Сәүдәгәрләр, үз товарларын мактап, урам тутырып кычкырып йөргәннәр. Хәзерге рекламаны тыйнак дип әйтеп булмый. Көндәшеңне узып китү максаты белән ясалган рекламалар алар. 

Хәмит Хатыйпов, 
Мөслим: 
– Җен ачуларым чыга ул рекламага! Бер дигән кино карап утырган җирдән китерәләр дә тыгалар шуны. Танылган алып баручы Влад Листьев рекламаны бетерүгә күпмедер ирешкән иде. Реклама өчен аерым канал ачсалар, аны бер генә кеше дә карамас иде, минемчә. Мәҗбүри күрсәткәч, радиодан яңгыраткач, газеталарга язгач, укыла да, карала да инде. Ләкин мин чыннан да яхшы товарга реклама кирәкмидер дип уйлыйм. Юньле әйбер мактауга мохтаҗ түгел. Көн дә сатып алынучы ипекәйгә, көн дә кирәкле тозга реклама ясамыйлар ич. Шуннан нәтиҗәне үзегез ясагыз. 
Төрле фикерләр җиткерә райондашларыбыз. Реклама дөньясына уңай караучысы да, тискәре бәя бирүчесе дә җитәрлек. Мин дә, үз чиратымда, реклама ясадым булып чыга түгелме?! Җавап бирүчеләрнең исемнәре газета битендә күренү – әлеге кешеләрнең үзләренә дә реклама бит инде ул! 

Сораштыруны Лилия 
Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев