Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру: базар да цифрлыга әйләнде

Ел саен 15 мартта Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне үткәрелә. Үз мәнфәгатьләре өчен товарлар һәм хезмәтләрне алучы, файдаланучы яисә аларга заказ бирүчене кулланучы диләр. Хәзер төрле товарларны һәм хезмәтләрне интернет аша да алучы яисә заказ бирүчеләр бик күп. Шуңа күрә дә быел Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне "Санлы базарларны гадел итик" ("Сделаем цифровые рынки справедливыми и честными") девизы астында үтә. Интернет аша сатып алучының нинди хокуклары бар соң? Почта аша сыйфатсыз товар алганда кайда мөрәҗәгать итәргә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегендә ала аласыз. Шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы белән берлектә 8 (8552) 32-05-77 телефоны аша кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Без һәрберебез дә - кулланучылар. Хокукларыбыз ничек яклана?

Гөлнур Шәйхелмәрданова, Күбәк:

- Кулланучы буларак хокукларымны яклау мәсьәләсе белән очрашканым булды. Элегрәк алган суыткычым төзек булмыйча, ике тапкыр ремонтлатып кайтардылар. Аннан соң да эшләмәгәч, яңага алыштырдылар.

Икенче очрак: туйга ике поднос чәкчәк һәм пар казларны пешерү белән бәйле. Туйга кадәр бер ай алдан, Мөслимдәге кафеларның берсенә барып, шушы хакта белештем. Бер атна кала чәкчәккә заказ бирдем, казларны ике көн кала алып килергә куштылар. Шулай эшләдем дә. Бизәлгән, төрелгән пар чәкчәк белән пар казны туй көнне алу турында килештек. Билгеләнгән вакытка килсәк, казлар пешкән, әмма бизәлмәгән, ә чәкчәк, гомумән, әзер түгел иде. Көч-хәл белән бизәлмәгән, төрелмәгән бер поднос чәкчәк табылды. Ярый әле туй тантанасында ничек булдыра алдык, шулай бу бик уңайсыз хәлдән чыга алдык.

Кулланучыларны хокукларын яклау буенча Назыйф Гыйзетдиновка мөрәҗәгать иттем. Икенче савыт чәкчәк һәм юл чыгымнары өчен дип кафе тиешле бәяне кайтарды. Мин Мөслимгә шул заказ өчен өч тапкыр бардым. Әмма төп максат акча кайтару түгел иде. Мин бит аларга тулысынча ышандым. Ышанычым гына акланмады.

Римма Әхмәтова, Мөслим:

- Телефоным бик иске иде. Иптәш кызым: "Йөрмә инде шул иске белән", - дип, интернет аша телефон сатып алырга заказ җибәрде. Телефон килде. Бу көнгә кадәр шуны кулланам. Алай сыйфатына зарланган юк. Товардан да, хезмәт күрсәтүдән дә риза калдым. Әмма хәзерге заманда сак булырга кирәк. Интернет аша товар сатып алам дип, мошенниклар тозагына эләгүең бар. Кулланучы интернет аша товар алганда һәр этапта һәм товардан файдаланганда җаваплылык кем өстендә икәнен белергә тиеш.

Миңнур Гарипова, Мөслим:

- Күптән булган хәл инде. Кибеттә киштәләрдәге матур савыт-сабаларны карап йөргәндә ялгыш кына бер фужерны ваттым. Уңайсызланып, бәясен түләдем. Ул чорда кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булды микән, белмим. Товарлар карау өчен уңайлы урнаштырылырга тиеш икән. Сатып алучы гаебе белән ул әле бәясен түләмәгән товарга зыян килсә, чыгымны кибет күтәрә дип укыганым бар. Үз хокукларыңны белергә кирәк шул.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев