Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатта булганнар – ышанычлы калкан

Хәрби хезмәт үтәү – һәр егетнең изге бурычы. Шулай да солдат аналарының йөрәге балалары өчен борчылудан туктамый.

Хәрби хезмәткә чакыру “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы 53 санлы Федераль канун нигезендә алып барыла. 1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Быел ничә егетебез солдат каешын буачак? Хәрби хезмәткә кагылышлы нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар бар? Болар турында хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия рәисе Илшат Яббаров белән әңгәмә кордык.
– Илшат Римасович, быелгы көзге чакырылыш нәрсәсе белән үзгә? Егетләребезне озату ничек башкарыла?
– Көзге чакырылыш, гадәттә, 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Мөслим районы – хәрби хезмәткә чакыру буенча республикада эшләүче 48 пунктның берсе. Соңгы ике чакырылыш алдагы елдагыларыннан тынгысыз булуы белән аерылып тора. Илдә пандемия булу сәбәпле егетләрне озату вакыты да үзгәрде. Элек иртәнге сәгать 5тә озаткан булсак, хәзер төнге 2.00 сәгатьтә автобуска утыртып җибәрәбез. ТР Хәрби комиссариатында кешеләрне күпләп җыймау өчен һәм билгеләнгән урынга барып җиткәч, коронавируска анализлар алып җитешү өчен махсус шулай эшләнә. Тугыз кешенең берсендә температура була икән, тугыз егетне дә кире өйләренә кайтарып җибәрәләр.
– Егетләрне билгеләнгән хәрби частьләргә алып бару ничек оештырыла?
– Егетләребез поездда махсус вагонда баралар. Элек бит солдатлар хәрби частьләргә бер транспорттан икенчесенә күчә-күчә баралар иде. Хәзер егетләр хезмәт итәчәк частьтән берәр вәкил килеп ала. 
– Үзара килешү нигезендә Сергиев Посад шәһәрчегендә хезмәт итү булмаячак, дип ишеттек. 
– Әйе, бу шәһәрчектәге хәрби частьтә хәзер контракт нигезендә генә хезмәт итеп булачак. Сергиев Посад белән килешү көзге чакырылыштан өзелде. Алга таба егетләрне Түбән Новгород шәһәрендәге хәрби частькә җибәреп булачак. Бүгенге көндә килешү төзү артыннан йөрибез. Әлеге хәрби часть Казаннан 400 км ераклыкта урнашкан.
– Мөслимлеләр арасында контракт нигезендә хезмәт итүчеләр бармы?
– Бүгенге көндә Мөслим районыннан 11 егет контракт нигезендә хезмәт итә. Элек контракт нигезендә хезмәт итәргә югары белемле яшьләрне генә алсалар, бүген инде урта һөнәри яки техник белеме булган егетләр дә контракт нигезендә хезмәт итә ала. Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләге булган райондашларыбыз Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта бара. Бу сөенечле хәл. Сроклы хезмәткә елга 10 кеше җибәрү кирәк. Безнең җирлектә бу 60 процентка үтәлеп килә. 
– Быел ничә егетебез солдат шинеле киячәк?
– Язгы чакырылышта армия сафларына 25 егет киткән иде. Көзге чакырылышта 29 егетне озату күздә тотыла. Бүгенге көндә 8 райондашыбыз Абхазия, Петербург, Севастополь, Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. 19 октябрьдә Усаклык, Сөякәй, Яңа Усы, Баланлы авылларыннан дүрт егетне озаттык. 26 октябрьдә шулкадәр үк егет китте. Аларның берсе – Олы Чакмак авылы егете, өчесе – Михайловка авыл җирлегеннән. Элемтә авылыннан Арнольд Верейкин хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен узганда: “Минем иң зур теләгем – өчебезнең дә армиягә бергә китүе. Шушыны эшләп булмас микән?!” – дигән иде. Хәрби комиссариат Арнольдның теләгенә каршы килмәде. Әби-бабасы тәрбиясендә үскән райондашыбызның сөенүенә чик юк иде!
– Алдагы озатулар кайчанга планлаштырылган? Егетләрне Казанга илтүче автобусны да читтән китерәләр, дип ишеттек. 
– Чираттагы озатулар 23 ноябрь, 7, 14 декабрь көннәренә билгеләнгән. Егетләрне Мөслимнән алып китәр өчен ТР Хәрби комиссариаты махсус автобус җибәрә. Көтелмәгән хәл килеп чыгып, егетләрне кире алып кайтасы булса дип, районнан да автобус озата бара. 
– Егетләр кайсы гаскәрләрдә хезмәт итүгә өстенлек бирә?
– Элегрәк егетләр десантчы булырга телиләр иде, хәзер Хәрби диңгез флотында хезмәт итүгә өстенлек бирәләр. Рейтинг буенча башта – коры-җир гаскәрләре, аннары Росгвардия, моряклар, десантчылар китә. 
– Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр  бармы?
– Әйе, андыйлар да бар. Ләкин “барам” диючеләр күбрәк. Укучылар өчен ГТО нормативлары кертү дә әйбәт булды, егетләрнең сәламәтлекләре яхшы. 100 кешенең 98е вакытында армия хезмәтен үтеп кайту яклы. Бу сөенечле, әлбәттә! Өйләнеп, бала үстерүче яшь әтиләр арасында да армиягә китүчеләр әз түгел. Эшкә керү өчен күп җирдә хәрби билет сорыйлар. Моның да йогынтысы зур.
– Хезмәт үткәндә солдатлар өчен нинди шартлар тудырылган?
– Хәзер хәрби хезмәт итүчеләр өчен уңайлы шартлар һәм бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Егетләрнең өс-башлары караулы, киендерәләр, акча күчерү өчен карта бирәләр, кәрәзле телефон белән тәэмин итәләр, ай саен ике мең сум күләмендә хезмәт хакы күчеп бара.
– Илшат Римасович, димәк, солдат булу – хөрмәтле, мактаулы хезмәт?
– Хәрби хезмәттә булганнарны көчле рух, үҗәтлек һәм оптимизм кебек сыйфатлар бизи. Күпчелек егетләрне әти-әниләре генә түгел, әби-бабалары да озатырга килә. “Мөслим йөрәге” скверында оештырылучы озатулар бик матур уза. Хәрби хезмәт үтүчеләр армиядән кайткач та, үзара дус булып, ярдәмләшеп яши. Җирлегебездә моряклар, десантчылар, әфганчылар һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең аерым иҗтимагый оешмалары төзелде. Район хакимияте тарафыннан әлеге иҗтимагый оешмаларга җир бүлеп бирелде. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнар быел мемориаль комплекста үзләренең почмакларын да булдырырга керештеләр. Махсус һәйкәл инде ясалып бетү алдында. 
Әйе, элек егетләрне юкка гына “солдатта булган!” дип мактамаганнар. Армия мәктәбен узганнардан аңлатып булмаслык көч, дәрт, энергия бөркелә. Андыйлар янында үзеңне ышанычлы калкан артында кебек хис итәсең.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев