Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы дәрес

– Камзулыңны да ал! Мин аны кимәячәкмен... Дамир, кире борылып, сум­касын куйды. Аның күзләре яшьләнгән, иреннәре калты­рый иде. – Апа, зинһар, ышан, мин на­муслы кеше, – диде ул, ялварып. – Мин балалар фондына, башка­сына акча салам. Мин күп баш­лангычларга үз өлешемне керт­тем... – Институттан соң дәүләт синнән инженерлык эзләнүләре көткәндер, дип уйламыйсыңмы син? – Эзләнеп карадым мин. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә дә туктап кала. – Шуннан, олы акча янчыгы тотып, базарга йөгердең. Кесә чистартырга... – Сез минем бөтен яшәвемне сызып атасыз...

Дамирның йөзе, иреннәре күкшелләнде, ул, күкрәген то­тып, үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри иде. Каршы­на килеп, Наҗия аны туктатты, нәрсәдер эзләгәндәй, йөзенә карап торды һәм йомшак кына итеп чәчләреннән сыпырды.

– Мин сиңа ышанам, – диде ул, ярым пышылдап. – Син ан­дый түгел, әлбәттә.

– Юмаламагыз, хәзер мин мәктәп яшеннән чыккан, – диде Дамир үпкәләүле тавыш белән, башын читкә борып.

– Син эчтән арыгансың, ба­лам. Берни дә җаныңа якын түгел. Тирә-юнеңдә тере мәетләр күп. Аларның чери башлаган исләре сине ярсыта башлаган...

Наҗия Дамирның тыныч­лануын көтте һәм аның өстән аска юнәлгән карашын тотып алды. Аннары әллә нинди тан­таналы тавыш белән бөтенләй көтелмәгән нәрсәләр турында сөйләргә кереште:

– Беләсеңме, җирнең дә бит җаны бар. Ул, йөрәк ке­бек, бер кысылып, бер киңәеп тибә, тамырлары буйлап яшәү сүле куа. Аның тибешеннән океан-диңгезләрдә тау-тау дулкыннар кубарыла, вулкан­нар атыла, халыклар күтәрелә, революцияләр, сугышлар чыга, формацияләр алмашына. Кеше шуңа үз өлешен кертә ала. Яф­рак калынлыгы гына булса да...

Наҗия, үзе дә сизмәстән, очынып сөйләргә кереш­те. Аның һәр сүзе, җыр ке­бек, йөрәгеннән кайнарланып чыкты, күзләре очкынлан­ды, картлык сипкелләре там­ган киң маңгаеннан, йөзендәге җыерчыкларыннан якты җылы нур коелды, чал чәчләре көмеш тузганактай күпереп киттеләр. Гүя ул тылсымлы сүзләре белән ерактан сузылган күренмәс кылларны үзенә җыя һәм дәртле көй итеп чиксезлеккә юллый иде.

Укытучысының сөйләвен бүлдерү аның иң күрә ал­маган нәрсәсе икәнлеген белгәнлектән, Дамир авыз ачып бер сүз дә дәшмәде. Ту­рысын гына әйткәндә, ул аны бүлдерерлек хәлдә түгел, хыя­лый, серле төш күргәндәй, өнсез калып, тыңлап утыра бирде. Наҗия үзе әллә кайчан укыт­кан балаларның үткәндәге һәм бүгенге тормышларын сөйләде; кемнәрнең нәрсәләргә омтылу­ларын, нәрсәләргә ирешүләрен, кемнәрнең кызыктыргыч ял­тыравыклар артыннан куып, бернигә дә ирешә алмыйча тор­мыштан китеп баруларын, кай­сыларын нинди көч йөрткәнен, кайсыларының күңелләрендәге кадерле омтылышларыннан читләшә барып, аларны үзләре үк һәлак итүләрен ишетеп, Да­мир, ят дөньяда йөргәндәй, бер гаҗәпләнде, бер айнып, эссе­ле-суыклы хәлгә төште, гап- гади тормышларын Наҗиянең тирән мәгънәви бизмәннәр белән үлчәвенә хәйран калма­лы иде. Ул сөйләгән кешеләр арасында Дамирның үз чор­дашлары да, әти-әниләре бу­ыны да, алардан өлкәнрәкләр дә күп иде. Укытучысы барлап күрсәткән хакыйкатьләрдән Да­мир гомере буе табынган кайбер авылдашларының табынырлык түгеллекләрен аңлады, күзгә бәрелмичә тыйнак кына яшәүче аерым кешеләр аның күз ал­дында әүлиядай үсеп киттеләр. Ахырда, сабырлыгын кызыксы­нуы җиңү сәбәпле, ул Наҗияне бүлдерергә мәҗбүр булды:

– Апа, үзегез укыткан бар­лык балаларга да аерым дәфтәр ачып, гомер буе язып бардыгыз­мы әллә?

– Һәркайсыгызның тор­мышы менә монда язылган, – Наҗия кулъяулыгын тоткан кулы белән күкрәгенә күрсәтте дә маңгаен, алсуланып чык­кан бит очларын сөртеп алды. – Адәм баласының беркайчан да түләп бетерә алмый торган бурычлары бар. Иленә, халкына, үзен тудырып кеше итүчеләргә... Гадәттә, андый бурычларны мәңгелек яшәү мәгънәләре һәм балалар белән түлиләр. Мин, картайган көнемдә бирегә ки­леп, оныгым белән дә түләргә булдым... – Наҗиянең күзләре яшьләнде, ул күкрәгеннән чык­кан кайнарлыкны бик авырлык белән йотып куйды. – Оныгым унике яшендә авариягә эләкте. Билдән түбән хәрәкәтсез ята. Аңа хәзер егерме яшь. Ниба­ры егерме яшь! Мин аны үзем укытам. Аяк очыннан баш түбәсенә кадәр массаж ясыйм. Һәр күзәнәгенә, төрле дару­лар белән... Ике сәгатьтән ар­тык... Хәтта авыр булып тоел­гач, чәч толымнарымны ки­стереп ташладым. Һәр көн, си­гез ел буе! Врачлар өмет юк дип тиргиләр, үзеңне дә, оныгыңны да интектермә, диләр. Малай белән килен дә алар сүзен ту­кый. Ә мин җиңдем! – Наҗиянең йөзе балкып китте. – Үткән җомгада аның уң аягының бармаклары кыймшана баш­лады! Син моның ни икәнем аңлыйсыңмы?! Аны аякка ба­стырган көнем тормышымның иң бәхетле көне булачак!

Наҗия тынып калды. Алар уйга батып шактый утыргач, ул, түбәнчелек белән елмаеп, сүзен төгәлләде:

– Күптән дәрес уздырганым юк иде... Килүеңә рәхмәт, балам. Соңгы дәресемдер инде бу...

– Юк, соңгысы түгел, апа.

– Каян беләсең?

– Минем кабат киләсем була икән әле... Билге алу өчен... Ап­тыраганнан килгән идем... – Дамир кинәт кенә утырды да, ике чигәсен куллары белән кы­сып, теше сызлагандай, башын чайкарга тотынды. – Нәрсәдер менә монда гына тора... Әйтә генә алмыйм... Сүтәргә, каяндыр башларга кирәк... Күбесе чын түгел бугай шул... Ничек итәргә икәнен әйтүе кыен...

Дамир тормышының бик мөһим эзенә төшә башлаганын тойды, әмма шундук җепнең очын югалтты. Наҗия кухняга чыгып киткәч тә, ул аны кабат эзләп карады, әмма фикере чу­алды, һәм ул моның әле тиз генә табылмаячагына ышанды.

Чакырып биш минут үтмәгәндер, такси килеп тә җитте.

Наҗия әле генә духовкадан алган гөбәдияне, урталай ки­сеп, яртысын Дамирның сум­касына салды, ниндидер тәм- томнар, үзе бәйләгән йон оек­баш, берничә татарча китап тыкты. Дамирның ай-ваена карамастан, подъездга ук оза­та төште. Машинаның ишеген ачканда, Дамирның аны кы­сып кочаклыйсы килде, әмма, күңеленнән бик теләсә дә, арадагы ниндидер күренмәс илаһи пәрдә аякларын атлат­мады, кулларын күтәртмәде. Дамир күзләренең ачыту­ын сизде, зиһене бөтенләй та­ралды, теленә бер генә җылы сүз дә килмәде. Наҗиянең керфекләренең дымлануын күргәч, күңеле бөтенләй еры­лып китте:

– Апа, тагын күпме җирләр аера инде...

– Юк, балам... – Наҗия тирән итеп сулыш алды. – Без бергә. Ара да юк, вакыт та юк. Бөтенебез бөтенебездә без...

Наҗия, такси күздән югал­гач та, шактый вакыт басып тор­ды. Болытлар арасыннан кые­клап сузылган кояш нурларын­да елтырап эре яңгыр тамчыла­ры төшә башлагач кына керергә кузгалды. Лифтка утырмый­ча, үз аягы белән өченче кат­ка күтәрелгәндә йөрәгенең бер мәртәбә дә сиздермәвенә хәйран калды. Ул, ишектән керү белән түргә узып, тәрәзәне ике якка киереп ачып җибәрде. Дым сеңгән тыгыз җил бүлмәгә тулды, шуны гына көткәндәй, яңгыр яварга тотынды. То­таш ташкын булып шаулаучы яңгыр тамчылары, корылыктан әлсерәгән яфракларның куаны­шып шыбырдашулары, җилнең аларны бер-берсе белән коча­клаштырып шаяруы Наҗиянең күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Ул, әллә никадәр еллар кичеп, меңнәрчә чакрым юллар узып килгән бүләк кам­зулны кулына алып, битенә терәде. Камзул сабый баладай йомшак, җылы һәм тәмле исле иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев