СНИЛСны ничек торгызырга?
Индивидуаль шәхси счетның иминият номеры турындагы мәгълүматны берничә юл белән торгызырга мөмкин, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
РФ Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинетында “Индивидуальный лицевой счет/Подать заявление о выдаче дубликата страхового свидетельства” бүлегенә керергә. Моның өчен логин һәм дәүләт хезмәтләре порталына керү пароле кулланыла. Яңа СНИЛСны шулай ук Россия Пенсия фондының яисә күп функцияле үзәгендә ясатырга була.
– Мәгълүмат, СНИЛСны күрсәтеп, индивидуаль (персонифицированный) учет системасында теркәү турында белдерү кәгазе рәвешендә биреләчәк. “Яшел карточка” рәвешендәге иминият таныклыклары 2019 елдан гамәлдән чыгарылды. Теркәү турында белдерү кәгазе алу өчен 14 яшьтән кече баланың ата-анасына (законлы вәкилләренә) пенсия бүлегенә яисә күп функцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Фәридә Ганиева.
СНИЛС ул – индивидуаль шәхси счетның уникаль саны. Ул физик зат турында мәгълүматларны эшкәртү өчен, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, дәүләт һәм муниципаль функцияләрне башкарганда физик зат турында мәгълүматларны идентификацияләү һәм аутентификацияләү өчен кулланыла.
2020 елның апреленнән яңа т у ган балалар индивидуаль (персонификацияләнгән) учет системасында ата-аналардан гариза алмыйча да теркәлә, диләр пенсия бүлеге җхезмәткәрләре. СНИЛС турындагы мәгълүмат ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев