Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтлеләр “Сәләт”тә ял итте

“Сәләт” лагере Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан.

X Халыкара “Cәләт” яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасында райондашларыбыз – укуда һәм җәмәгать эшләрендә актив егет-кызлар ял итеп кайтты. Алар – лицейдан Айсылу Шиһапова, Айсылу Гарифуллина, Данияр Фахразаев, Ильвина Зиннәтуллина, Алия Шайхуллина, Алина Ханова, Адилә Асманова, Эльвина Мамлиева һәм Мари Бүләр мәктәбеннән Залина Мирсалихова.

Лагерьның дүртенче сменасын ачу тантанасында Истанбул университеты мөгаллиме Илсур Нәфыйков, режиссер Илшат Рәхимбай, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, “Шаян ТВ” редакциясе вәкилләре һәм башка бик күп танылган кешеләр булган.

– Смена ачылу тантанасында безне “Сәләт” яшьләр үзәге директоры, штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде. Дүртенче форум “Сәләт” берләшмәсе өчен аеруча әһәмиятле булды. Ник дигәндә, форум экваторны узды. Биләргә кайта башлауга быел төгәл 25 ел икән! “Дәртле Сәләт” остаханәсендә биедек, тик-токлар төшердек. Смена дәвамында төрле кызыклы лабораторияләр һәм секцияләр эшләде, – ди лицей укучысы Ильвина Зиннәтуллина.

“Сәләт җыены” да уздырылган. Оештыру комитеты әзерләгән программаларның һәркайсы турында райондашларыбыз тәмләп сөйләделәр.

– Аспарух, Күлтәгин, Модэ, Билге каган исемле аланнарда булдык. Тарихи атамалы аланнар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар тупладык. Биредә булган һәркем “Сәләт”кә кабаттан килергә атлыгып тора. Бу урын магнит кебек үзенә тарта, – ди Мари Бүләр мәктәбе укучысы Залина Мирсалихова.

Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Ул алты юнәлешне колачлый: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.

– Медиа Биләр Форумда ел саен меңнән артык бала катнаша. Алар арасында Мөслим укучылары булу да – зур сөенеч. Быел лагерьда Татарстаннан гына түгел, Саратов, Самара, Свердловск өлкәләре, Оренбург, Киров, Башкортостаннан килүчеләр дә шактый булган. Мәктәп активистларын, спорт ярышларында, фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә призлы урын алучыларны шул рәвешле хөрмәтләү балаларга алга таба укуларында стимул булып тора,– ди лицей директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Латыйпова.

Смена дәвамында укучылар алдынгы экспертлар белән очрашканнар, мастер-классларда катнашып, белемнәрен сынаганнар. Дискуссия мәйданчыкларында тәкъдим ителгән гамәли һәм иҗади биремнәрне һәммәсе дә уңышлы башкарып чыккан.

Лилия Шәймиева.

Фото – лицей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев