Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк

Техник прогресс алга киткән бүгенге көндә хәрәкәт активлыгын арттыру, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим.

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.

Үз сәламәтлегең турында кайгыртуга һәм төрле авыру­ларны кисәтүгә багышланган бу көнне кемнәрдер табиблар өчен дип кабул итәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек көне безгә саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, даими кайгыртырга кирәк.

Бер караганда бүген сәламәт яшәү рәвеше ту­рында күп сөйлибез. Ә аның нәрсәләрне үз эченә алуын беләбезме соң? Сәламәт яшәү – саулыгыңны саклауга, ныгы­туга юнәлтелгән һәм бернин­ди кушу һәм боеруны көтмичә, үзеннән-үзе башкарыла тор­ган, күнегелгән яшәү рәвеше ул.

Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп ка­рарга мөмкин:

– дөрес туклану;

– хәрәкәт активлыгы;

– чыныгу;

– көндәлек режимны са­клау;

– гигиена кагыйдәләрен үтәү;

– зарарлы гадәтләрдән баш тарту.

Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлылык һәм энергия за­пасы стрессларга һәм тормыш­тагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә.

Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты, дидек. Көндәлек режимда ту­клану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бигрәк тә балаларны­кы. Бала көнгә дүрт тапкыр 3-4 сәгать саен ашарга тиеш. Иртәнге сәгатьләр – орга­низмны тукландыру өчен иң төп вакыт. Иртәнге ашта бала көнлек калориянең ярты­сын алырга тиеш. Организм­ны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Көнлек энер­гия чыгымнарын тулыланды­ру өчен аксым, май, углевод һәм витаминнарга бай ризы­клар ашау мөһим. Тиешенчә эшкәртелгән, юылган һәм кул­лану вакыты чыкмаган ризы­клар гына ашарга.

Сер түгел, соңгы вакыт­та балаларыбыз, кириеш­ки, чипсы кебек сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ри­зыклар, газлы эчемлекләргә өстенлек бирә. Болар исә бала организмының авыруларга каршы торучанлыгын киметә, ашкайнату органнарының эшчәнлеген боза. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән ту­клану төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа күрә әти-әниләр балаларының дөрес туклануы­на әһәмият бирергә тиеш.

Хәрәкәт активлыгы­на ирешү өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнү, организмыңны чыныктыру, за­рядка ясау мөһимлеген оныт­маска кирәк. Смартфон, ком­пьютер, телевизорга мөкиббән киткән бүгенге балалар өчен бигрәк тә. Иртән йокыдан тору белән зарядка ясауны гадәткә кертергә кирәк. Физкульту­ра белән шөгыльләнү, спорт, хореография түгәрәкләренә йөрү дә сәламәтлек өчен фай­дага гына. Сәламәт булу өчен балаларны саф һавада күбрәк йөртергә кирәк. Организмны чыныктыру өчен балаларны салкынча су белән коендыру­дан, яланаяк йөртүдән курык­магыз, йөгерү-шаярудан тый­магыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чараларда гаилә белән бергәләп катнашу да мөһим роль уйный.

Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бу шартларның ба­рысын да үтәү җитмәскә дә мөмкин. Тән сәламәтлеге белән бергә күңелеңнең дә тыныч булуы кирәк. Нерв система­сы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклы­гы ул. Балаларыбызга үзебез дә яхшы үрнәк күрсәтик, алар­ны сәламәт яшәү рәвешенә кечкенәдән өйрәтик.

Светлана Дәүләтбирдина, район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев