(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм аның башкаласында ял көннәрендә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә температура 0 градустан түбән булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
21 октябрьгә каршы төндә Татарстан башкаласында һава температурасы 1-3 градус салкын булачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Көндез шимбә көнне һава 1-3 градуска җылыначак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил.
Якшәмбе көнне төнлә минималь температура минус 5 градус булачак. Көндез температура 1 градус салкыннан 4 градус җылыга кадәр үзгәреп торачак.
Нет комментариев