Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Уңыш" хуҗалыгы уңганнары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә быелгы язгы кыр эшләрен үзенчәлекле шартларда башлап җибәрде. Җирләр соң өлгерде, язгы яңгырлар да кыр эшләренең технологик срогына үз төзәтмәләрен кертте. Ләкин шундый кыенлыкларга да карамастан, игенчеләр эшкә кырынлык китермәде. Җитәкчелек һәм белгечләр дә, стратегия һәм тактикага вакытында үзгәрешләр кертеп, дилбегәне үз кулларына...

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә быелгы язгы кыр эшләрен үзенчәлекле шартларда башлап җибәрде. Җирләр соң өлгерде, язгы яңгырлар да кыр эшләренең технологик срогына үз төзәтмәләрен кертте. Ләкин шундый кыенлыкларга да карамастан, игенчеләр эшкә кырынлык китермәде. Җитәкчелек һәм белгечләр дә, стратегия һәм тактикага вакытында үзгәрешләр кертеп, дилбегәне үз кулларына ала алды.
Агрофирма буенча быел 3120 гектарда - язгы бодай, 2474 гектарда арпа чәчелде. Орлыкның сыйфатына игътибар бирелгән - беренче-икенче репродукциялесен генә чәчкәннәр. Терлек азыгы һәм бөртек өчен чәчелгән солының 10 гектарын - Ульяновск фәнни-тикшеренү институтыннан кайтарылган "Стиплер" сорты алып тора.
- Әлеге перспектив сорт уңыш бирүчәнлеге, авыруларга каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Шуңа күрә аны үзебезнең басуларда үрчетергә уйлыйбыз, - ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов.
Чәчү структурасында 200 гектар мәйданда туфракны азотка баетучы борчак та бар. Күпьеллык үлән мәйданнарын яңартуга да йөз белән борылганнар агрофирмада. 2600 гектар мәйдан биләүче үлән басуларының быел гына да 40 проценттан артыгы яңартылган.
Чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртүне төгәлләп киләләр. Авыруларга каршы - биологик фунгицидлар, сабан культураларына үсеш стимуляторлары кертелгән. Чәчкечләр, "Роса" һәм "Туман" агрегатлары ярдәмендә игеннәрне тамырдан тукландырганнар. Һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертелгән аммиак силитрасы. Бер үк вакытта 1280 гектардагы пар җирен дә эшкәртү бара.

Агрофирманың "Уңыш" бүлекчәсе уңганнары язгы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде. Җиде авылны берләштерүче хуҗалык карамагында 3287 гектар сөрүлек җире исәпләнә. Быел 3153 гектарда сабан культуралары чәчелгән.

- Чәчү вакытында эшне озынайтылган сменада оештырдык. Механизаторларыбыз эшкә нык бирелгән, бар да тәҗрибәле, - ди "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Азат Сәхапов һәм уңганнарның да иң уңганнарын исемли.

Җир эшкәртүдә, чәчүдә вакыт белән исәпләшмичә эшләгән дистәдән артык механизатор арасында Марат Гайнанов (рәсемдә), Василий Батыров, Рәсим Сафин, Ленар Гайнанов, Юрий Байгузин, Гөлүс Мадышин , Гыйлмегаян Гайниев смена нормаларын арттырып үтәп, уртак җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Шушы көннәрдә игеннәрне тукландыруны, чүп үләннәренә каршы гербицид кертүне төгәлләгәннәр. Чәчүлекләрне агу-химикатлар белән эшкәртүдә Илсур Әбүләесов өлгерлек күрсәткән. Хуҗалыкта үстерелгән 1182 гектардагы көзге культуралар басулары да күзне иркәли. Башаклану фазасына кергән уҗымнар мул уңыш вәгъдә итә. Бүген авыл хуҗалыгында бер эшне дә чиратка куя торган түгел. Терлек азыгы әзерләү кампаниясенә дә керешкән уңышлылар. Сенаж салу белән печән әзерләүне параллель алып баралар.

Бүлекчәнең терлекчелек тармагы да уңышлары белән куандыра. Яңа Сәет фермасы җәйләүгә иң беренчеләрдән чыккан. Бүгенге көндә 4000 килограммга якын сөт савып алалар. Савымчылар Гөлназ Хәбибуллина, Чулпан Кашапова, Елена Байгузина, Ирина Насыйрова, Надежда Савельева, Розалия Шәмитова, Надежда Байгузина (рәсемдә) үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Савым сыерлары көн буе көтүлектә йөртеп ашатыла, өстәмә азык буларак люцерна урып бирәләр. Сыерның сөте телендә булган кебек, майлылыгы да ашатуга бәйле. Җәйләү чорында сөт базис нормасыннан күпкә югары - 3,8-3,9 процент килә.

Хезмәт хакы вакытында түләнсә, авыл эшчәннәре тагын да дәртләнебрәк эшләргә олы стимул булыр иде. "Органик Групп" җәмгыяте соңгы вакытта хезмәткә түләү проблемасын әкренләп хәл итеп килә кебек. "Уңыш" бүлекчәсе хезмәтчәннәренә шушы көннәрдә март һәм апрель айларына хезмәт хакы бирелер, дип көтелә.

Әлфинур Ногманова.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев