Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Симәктән Илфат Габдрахманов

Симәк авылында яшәүче Илфат Габдрахманов, 30 елга якын эчке эшләр органнарын­да хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Хезмәте, таләпчәнлеге, кешелеклелеге белән халыкның хөрмәтен яулады ул.

Илфат 1968 нче елның 5 гыйнварында Яңа Ка­рамалы авылында туган. Урта мәктәптән соң клас­сташлары белән колхозда кала. Ярым таралган "СКД-5" комбайнын ремонтлап, уракчылар сафы­на кушыла. Шул көздә хәрби комиссариат юллама­сы белән шоферлар курсларында укый, аннан соң армиягә китә. Германиядә хезмәт итә егет. Бу илдәге тәртип сокландыра аны. Басу-кырларда эшләгән тракторларның буяулары ялык-йолык килеп тора, көзгеләре дә исән. Эшчеләр чиста киемнән, кола­кларында - наушник. Урлашмыйлар, ботарламый­лар. Бездә дә була алмыймы бу тәртип?!

Армиядән кайткач, Илфат Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Мәктәп тормышында, спорт ярышларында актив катнашып, югары стипендия алып укый. Көрәш белән төз атуны аеруча үз итә. Эшләү дәверендә дә күп еллар рәттән бу төр ярыш­ларда район күләмендә, зона буенча призлы урын­нар яулый. Тынгысыз хезмәт юлын башлаганнан соң, читтән торып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый.

Илфатның хезмәт еллары илдә вәзгыять алма­шыну нәтиҗәсендә күзәтелгән күпсанлы хокук бо­зулар, җинаятьләр кылыну вакыйгалары белән бәйле чорларны колачлады. Төрле дәрәҗәдәге урла­шуларны кайнар эздән табулар аз булмады безнең якларда. Ләкин бер генә уңышына да хуҗа түгел яз­мам герое.

- Без - әмер белән эшләүчеләр. Ялгызың гына әллә ни майтара алмыйсың. Әле эшеңнең нәтиҗәсен күрергә

2005 елдан Илфат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсенә янгын кур­кынычсызлыгы күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе итеп күчерелә. 2008 елдан янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе була. Һәр җирдә ул каты таләпчәнлеге белән аерылып торды. Һәркайда куркынычсыз­лык чаралары үтәлүе, газ-электр җиһазларының төзек булуы эвакүапия тәртибен белү кирәк.Уйлап бетерми куелган бер имза артында күпме кеше гомерләре,бәхетсезлек,матди зыян ятарга мөмкин.Илфат кул астында эшләүче хезмәткәрләре белән бәлага таручыларга ярдәмен дә оештыра. Алар, сүтәсен сүтеп, янганын янмаганыннан аерып, чүбен чистартып шактый тәртип ясыйлар. Авырлык белән очрашучылар аңа бик рәхмәтле.

Укытучы буларак мин Илфат Габдрахмановны укучыларым белән очрашуларга чакыра идем. Бала-лар, хәтта туганнар арасында да, аннан үрнәк алып, хокук тәртибен саклаучы хезмәтен сайлаучылар булды... Ниһаять, 2015 елның августыннан - көтеп алынган ял, моңа кадәр кул җитмәгән хуҗалык эшләре, күңелдә йөрткән матур шөгыльләр.

- Бик нык туңып кайтканнан соң мич башында йоклап, иртән берни булмагандай эшкә китә идем. Авырып бер көн дә калдырганым булмады. Мичне сүтәргә уйлагач, шушы кәнәфине ясау фикере туды, - дип, Илфат электр белән җылытылучы кәнәфигә утырып карарга тәкъдим итте. Төренеп утырып, бөтнекле баллы чәеңне эчеп җибәр, телевизор кара, компьютерда казын. Бер төймәгә генә басасың, чардакка менү ишеге ачылып, җыелмалы баскыч пәйда була - монысы да Илфатның конструкци¬ясе. Йорт-җире җыйнак, уңайлы, зәвыклы. Умар¬тачы да, бакчачы да, балыкчы да әле Илфат. Кы¬шын, киң чаңгыларын киеп, урман-кырлардан урап кайта, җәен умарталарын да урман аланына илтә. Гаиләләре белән табигать нигъмәтләрен җыялар. Хәләле Гөлнара Илфатның тынгысыз хезмәтендә ныклы тылы булды. Бәхетле парлар алар. Югары бе¬лем алып, канатын ныгыткан Алисәләре - иң зур куанычлары.

Илфат һаман кешеләр арасында. Гозерләре төшеп тә, киңәш сорап та килүчеләр күп. Һәммәсенә булдыра алган кадәр ярдәм итә. Кешеләр җылыга, яктыга тартыла бит. Гореф-гадәтләребезгә тугры калып, туганнарын, якыннарын кунакка чакыра¬лар, чакыруны кабул итеп, үзләре дә баралар. Бик тә нурлы, матур кеше безнең Илфат.

Рәнисә МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев