Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Агромастер" компаниясеннән Ирек Хәйбрахманов

"Агромастер" җитештерү компаниясендә хезмәт куючы 210 кешенең 190ы - яшьләр. Алар арасында Мөслим егете Ирек Хәйбрахманов та бар. Егет үзенә ышанып тапшырылган "Мицубиси" лазер станогында төрле детальләр кисә. Компаниядә өч ел эшләү дәверендә ленталы пычкы белән дә, Болгариядән кайткан лазер станогында да эшләгән ул. Япон станогы белән идарә итүенә дә бер ел булган. Компания җитәкчелеге Ирек Хәйбрахмановның хезмәтеннән канәгать. "Алдынгы карашлы, мобиль, тырыш егет. Бездә эшләнүче техникаларга һәм килгән заказларга детальләр кисү буенча Иреккә тиңнәр юк" ,- диләр аның турында.

Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев