Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Аграр көллият мастеры Фаил Гыйльметдинов белән таныш булыгыз

Фаил Заһретдин улы Гыйлметдинов (рәсемдә) Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында мастер булып эшли. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә ничә буын механизатор, шофер өйрәткән белгечне көллият җитәкчелеге дә ихтирам итә.

"Фаил кебек тынгысыз, сабыр, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер. Һәрбер эшкә зур җаваплылык белән караучы мастер абыйларын укучыларыбыз да хөрмәт итә", - диләр алар. Уку елы дәверендә укучылары белән техника серләренә төшенсәләр, язгы кыр эшләре чорында техникага утырып басуга ашыга ул. Җир эшкәртүдә, үсемлекләрне тәрбияләүдә бик теләп катнаша. Быел үзенең 55 яшьлек юбилеен каршыларга җыенса да, әле бүген дә җитез, шат күңелле Фаил Гыйлметдиновка һәрвакыт шулай яшь булып калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев