Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Хезмәт ветераны Дельфин Ишматов

Дельфин Ишматов 1938 нче елның 2 сентябрендә Симәк авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Казанның 8 нче санлы һөнәр училищесын тәмамлый һәм Чистайдагы төзү-монтаж идарәсенә электромеханик булып урнаша. 

Дельфин Ишматов 1938 нче елның 2 сентябрендә Симәк авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Казанның 8 нче санлы һөнәр училищесын тәмамлый һәм Чистайдагы төзү-монтаж идарәсенә электромеханик булып урнаша. 
Хәрби хезмәттән соң Үрәзмәт урта мәктәбендә – физкультура, Минзәлә районы Мөшеге авылында математика укыта. Мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итү теләге белән 1963-67 елларда Д. Ишматов Алабуга дәүләт педагогия институтында белем ала. Хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә ул: укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, мәктәп директоры вазыйфаларын зур җаваплылык тоеп башкара. 1982-90 елларда мәктәптән аерылып торырга туры килә. “Алга” колхозында партком секретаре булып эшли һәм кабат мәктәпкә – директор хезмәтенә кайта. Лаеклы ялга киткәнче мәктәп белән җитәкчелек итә. Халык мәгарифе отличнигы исемен ала, “За активную работу” күкрәк билгесе, РСФСР Мәгариф министрлыгының, РСФСР “Белем” җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Актив агитатор һәм пропагандист булган өчен исеме республиканың Мактау тактасына кертелә. Мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Д. Ишматов РСФСРның мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. 
Дельфин Ишматов Ютазы районы кызы Гөлнәзирә белән гаилә кора. Гөлнәзирә дә укытучы була. Тату гаиләдә бер малай, бер кыз үстерәләр. Кызлары гаиләсе белән – Лениногорск шәһәрендә, уллары Мөслимдә гомер итә. Ни кызганыч, бик матур гына яшәп ятканда, 43 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше вафат булды. Дельфин Алабуга шәһәреннән Гөлсемгә өйләнде. Гөлсем дә төшеп калганнардан түгел:күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт асрыйлар. Дельфин умарталар белән әвәрә килә. 
Хезмәт ветераны бүген дә актив тормышта. Симәк авыл җирлегенең ветераннар оешмасын җитәкли. Өмәләрдә, җирлектә узган чараларда башлап йөри. Шактый еллар район ветераннарының “Сүнмәс дәрт” клубында актив үзешчән буларак гармунда уйнап, җырлап йөри. Алга таба да актив булырга язсын! 

Мөҗәһидан 
МОРТАЗИН, 
Исәнсеф. 

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев