Синең улларың, Мөслим! Таһир Хәйруллин
Әйе, хезмәт елларының күп өлешен иген басуларында үткәргән агроном Таһир Хәйруллин өчен иң матур җыр – өлгергән башаклар шавы.
Башаклар шавы – иң матур җыр
Әйе, хезмәт елларының күп өлешен иген басуларында үткәргән агроном Таһир Хәйруллин өчен иң матур җыр – өлгергән башаклар шавы. Игенчелектә югары күрсәткечләргә ирешү бик күпләрнең тырыш һәм тынгысыз хезмәтенә бәйле. Ә тармакны тирән белемле һәм зур практик тәҗрибәгә ия агроном җитәкләсә, күрсәткечләр тагын да югары була. Райондашларыбызга яхшы таныш булган Таһир Зөфәр улы – нәкъ шундый җир белгече.
Балачак еллары
Метрәйдә гомер итүче Мөгаллимә һәм Зөфәр Хәйруллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә Таһир. Метрәй сигезьеллык мәктәбеннән соң, укуын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә. Югары классларда укыганда җәйләрен Калинин исемендәге колхозда комбайнчы булып эшли. Чөнки гомере буе механизатор булып эшләгән Зөфәр абый улларында да техникага мәхәббәт уята. (Район Сабантуйларында берничә ел “Кыр батыры” исемен алган Фәнүс Хәйруллин – Таһирның бертуган энесе).
– Буем да кечкенә булгач, эшли алыр микән дип борчылган иде колхоз җитәкчелеге. Үземне белә башлаганнан бирле әти янында йөргәнгәдер, комбайнда эшләү миңа авыр булмады. Беренче урып-җыюда ук яхшы эшләгәч, башка елларда уракка икеләнүсез чыгардылар, – ди Таһир абый.
Армия хезмәтеннән кайткач та егетне туган колхозы колач җәеп каршы ала һәм ул бөтенләе белән игенчелеккә чума. Көне буе колхозда хезмәт куйса, кичен егетне авыл мәдәният йортында комсомоллар көтә.
Таһир, белгечлек алырга теләп, Минзәлә совхоз-техникумына юл тота. Нияте инженерлар әзерләү бүлегенә укырга керү булса да, үзе дә сизмәстән, агрономия бүлегенә документлар тапшырып кайта.
– Уку әле белгеч булдым дигән сүз түгел. Һөнәри осталык, тәҗрибә еллар буе туплана, арта бара. Ә агроном булып эшли башлаган еллардагы беренче остазым Илфак Талыйпов булды. Иң беренче күнекмәләрне мин аннан алдым. Тат. Бүләрдән Тимершәех ага Фазуллин, Иске Карамалыдан Расыйх абый Исламов белән киңәшләшеп эшләү бәхете дә тиде, – ди ул.
Хыялларны – чынбарлыкка...
1989 елда колхозда 800 гектар җирне арендага алып эшли башлый белгеч. Беренче елда 120 гектарда кукуруз да үстерәләр. Һәр гектардан 680 цетнер яшел масса алып, җиде айга бригаданың һәр кешесе 7 мең сумнан артык акча эшли. Ул чор өчен бик зур хезмәт хакы була бу. Калинин исемендәге колхозда баш агроном булып эшләгән елларда орлык өчен кукуруз, көнбагыш үстерү буенча зур уңышка ирешәләр. Районда беренче буларак, шикәр чөгендерен кул көче кулланмыйча игүгә ирешәләр.
Унбиш ел “Сөренчәк” крестьян-фермер хуҗалыгында баш агроном булып эшләгән еллары җир белгеченә һәр яклап үсәргә мөмкинлек бирә. Биредә ул озак еллар күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашыра. Җирне минималь технология буенча эшкәртеп чәчү, седераль пар җирләре булдыру, чәчү әйләнеше кертү хуҗалыкта уңыш алуны күпкә арттырырга ярдәм итә.
2009 елда Таһир Хәйруллин, туган авылы Метрәйдә үзләренең пай җирләрен рәсмиләштереп, “Ләйсән” фермер хуҗалыгын оештыра. Шулай итеп, бүген дә җирдән аерылмый ул. Дистә еллар буе тупланган тәҗрибәсен, яңа уй-ниятләрен үз җирләрендә кулланышка кертә.
– Киләсе елда ноу-тилл технологиясе буенча эшләргә планлаштырам. Быел әлеге алымны “Август-Мөслим” агрофирмасында кулландылар инде. Дөрес итеп кулланганда җирдә үскән чүп үләне дә санитар ролен үти, күпмедер дәрәҗәдә булачак уңышка нигез салуда ярдәм итә, – ди ул.
Бүгенге көндә Тахир Хәйруллин “Чаллыагроснаб” җәмгыятендә хезмәт куя. Заманча авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү, тракторларның аерым узелларын капиталь ремонтлау буенча специальләшкән әлеге оешмада да ул еллар буе туплаган тәҗрибәсен кулланып, батырып эшли.
Гаиләм – ныклы терәгем
Көне-төне хезмәттә булган кешегә тылының ныклы һәм ышанычлы булуы бик тә мөһим. Таһир абый бу яктан да бик бәхетле. Авылдашы Хәния белән дүрт ел бер-берсен яратышып йөргәннән соң өйләнешәләр алар. Өч дистә елдан артык матур гомер итәләр. Кызлары Лилия һәм Ләйсән өчен дә һәрвакыт үрнәк, кадерле әти ул. “Аның яздан көзгә кадәр басудан кайтып кермәве дөнья көткәндә авырлык тудырмый идеме со?” дип сорыйм Хәния ападан.
– Ул чорларында көне-көне белән кайтмый калган вакытлары да, кайтса да бер-ике сәгать кенә йоклап киткән чаклары була иде. Ихата тулы терлек тә асрадык. Таһир, ихатадагы һәм йорттагы бар нәрсәне үз куллары белән булдырып, тормышыбызны бөтен итү өчен бар тырышлыгын куйды. Без һәрвакыт аның ышыгында, аның кайгыртуында яшәдек. Шуңа да аның хезмәтенең авырлыгын һәм җаваплылыгын бергәләп күтәрдек. Бүген дөньябыз җитеш, мул тормышта яшибез икән, болар барысы да Таһирның хезмәтенең нәтиҗәсе, – дип җавап бирде ул.
Шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хәйруллин Таһир Зөһәр улы бүген үзен бик бәхетле саный.
– Гомеремне буш һәм юньсез эшләр белән үткәрмәдем. Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне җиренә җиткереп башкардым. Агроном буларак, басу-кырларда күпме юллар үттем, үзем үстергән иген кырларының җырын тыңлап куандым. Бүген сау-сәламәт булып, гаиләм бәхетендә, күңел тынычлыгында яшим икән, димәк, гомерем бушка узмаган.
Әйе, аның күңелен әле бүген дә алтынсу төскә кергән иген кырларының тук башаклар шавы, сабан тургайлары җыры иркәли. Җир улы зур канәгатьлек белән: “Игеннәр өлгерде, җыяр чак”, – ди.
Фәридә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев