Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Мөслимнән Антонида Мортазина

Мөслим авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Антонида Ивановна бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Зур юбилее белән аны район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов һәм ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов тәбрикләде. Юбилярга ул көнне Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Коммуналашу чорларында Антонида Ивановнаның гаиләсе яңа гына нигез салынган Ясная Поляна авылына күчеп килә. Аның бәхетле балачагы шул авылда үтә. Яңа Усы мәктәбенә йөреп белем ала.

- Авыр сугыш еллары безне бик нык сынады. Ашарга юк. Ә укырга кирәк, өйдә дә эш җитәрлек. Колхозга да эшкә йөрибез. Ул елларны дошманыңа да күрсәтмәсен, - ди Антонида Ивановна.

8 классны яхшы билгеләренә тәмамлаган кыз Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агроном-зоотехниклар бүлегенә укырга керә. Ипине талонга бик аз гына бирәләр, анысы сирәк эләгә. Көчлерәк малайлар тартып ала торган булган. Авылдан алып килгән бәрәңге белән тамак туйдырганнар. Ачлы-туклы килеш 60 километр араны җәяүләп узулар да үзәгенә үтеп кала.

1945 елның сентябрендә дипломлы яшь белгечне ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дөбъяз районы (хәзерге Биектау) авыл хуҗалыгы идарәсенә агроном-умартачы итеп билгели. Анда җиде ел эшләгәннән соң, министрлык юлламасы белән Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсенә кайта кыз. Озак та үтми Алга МТСына агроном итеп билгелиләр аны.

- Колхозлар әле мантып китә алмаган иде. Басуларда ат белән, күп вакыт җәяү йөрибез. Басуда эшләгән тракторчылар кичләрен өйгә кайтмый. Басуда гына йоклый иде. Ул елларда культуралы сөрү дигән әйбер керде. Кайбер иренчәк ир-егетләр белән тиргәшеп тә алырга туры килә иде, - дип искә ала ул елларны тыл һәм хезмәт ветераны.

Комсомол юлламасы нигезендә, гаиләсе белән Казахстанга китеп, чирәм җирләрне үзләштерергә дә туры килә аңа. Антонида анда агроном булып эшли. Тормыш иптәше Гизәр тракторда җир сөрә, чәчү чәчә. 1958 елда, уллары Гүзәл тугач, туган якларга юл тоталар.

Үзе әйткәндәй, Антонида Ивановнага бөтен Татарстанны җәяүләп әйләнеп чыгу язган икән. Ул шактый еллар Бөгелмә һәм Азнакай районнарында умартачылык буенча баш зоотехник булып эшли. 1965 елда КПСС ҮКның беренче секретаре Никита Хрущев Азнакай районына килгәч, Антонида оештырган умартачылыктагы алдынгы тәҗрибә белән таныша. Шул тарихи вакыйганың истәлек сувенирын әле бүген дә саклый ул.

Адәм баласын язмыш йөртә, диләр. Антонида да шактый олыгайган әти-әнисен карарга төп нигезенә кайта. Аларны тәрбияләп, хәер-атыйхаларын алып, бакыйлыкка озата. Хезмәт юлы ХХII партъсезд исемендә дәвам итә. Заманында шактый дәрәҗәле вазыйфаларда эшләсә дә, бер дә кыенсынмыйча, чәчү дә чәчә, ындыр табагында да эшли, печәнен дә чаба, эскертен дә өя, чөгендерен-бәрәңгесен дә эшли. Лаеклы ялга чыгар алдыннан фермада бозау карый, сыер сава. Тәвәккәллек, максатчанлык кебек сыйфатлар һәм ирләр ныклыгы булган Антонида Мортазина, кайда гына эшләсә дә, төптән җигелеп тарта. Бик күп хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

- Антонида апа - безнең өчен яшәү өлгесе. Бик кунакчыл булды. Без бәләкәй чакта аларда алма белән, бал белән сыйлана идек. Кайчан килсәң дә, йөзе якты, табыны мул булды. Безгә акыллы, төпле киңәшләре белән дә ярдәм итте, - ди туганы Тамара Кузьмина.

Бүген Антонида Ивановна Мөслимдә - улы Гүзәл һәм килене Солтания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әле үз сыенда ветеран. Күзлексез газета-журналга кадәр укый. Ил-көн яңалыклары белән танышып бара.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев