Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Баланлыдан Гөлсинә Сафина

Баланлы төп гомуми мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Гөлсинә Сафинадан Ходай талантны да, үҗәтлек, тырышлыкны да кызганмаган. Андыйлар хакында "Бар яктан да уңган", диләр.

Бу сыйфатлар аңа нәселдән күчкәндер. Спас районы Иске Рәҗәп авылы кызы ул. Әти-әнисе - мактаулы колхозчылар. Биш балалы гаиләдә үскән кыз бәләкәйдән үк, абый-апаларына ияреп, бөтен эшкә дә катнаша. Һәркайда беренче була Гөлсинә. Мәктәптә дружина советы рәисе, комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын югары оештыру сәләтенә ия булган кызга тапшыралар. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылары һәр эшне төгәл итеп, зур осталык белән башкарган кызга матур киләчәк юрыйлар. Юраганнары юш килә мөгаллимнәрнең. Гөлсинә үз тормышын матур итеп, оста кәрзинедәй үрә. Һәр юлы кешеләргә ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, акыл белән бизәлгән. Шулар өстенә кешеләрне яратуы, аларга соклана белүе аңа һәр адымда ярдәм итә. Мәктәптә укыганда рус теле укытучысы Фәүзия апасының үз хезмәтен шулкадәр яратып башкаруы, укучыларына мөнәсәбәте әсир итә кызны. Аның дәрескә керүен, китап тотып парталар арасыннан йөрүен, йомшак кына һәр баланың аркасыннан сыйпап үтүен соклану белән күзәтә. Укытучы булырга карар кыла.

Ләкин яраткан хезмәтенә урау юллар аша килергә туры килә кызга. Әти-әнисенең авырый башлаулары, аларны дәвалыйсы килү теләге медицина көллиятенә алып килә. Аны тәмамлап, өч ел Спас районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Һәр эшкә кулы ятып торган яшь белгечне җитәкчеләр иң җаваплы урыннарга куялар. Авырулар күңелен дә тиз яулап ала кыз. Шифалы куллары белән генә түгел, ачык йөзе, тәмле сүзе белән дә дәвалый ул. Тәвәккәллеге, кешеләрдә ышаныч тойгысы уята алу сәләте ярдәмгә килә. Кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү аеруча канатландырып җибәрә кызны, тагы да тырышыбрак эшли, район газетасында аның хакында зур мәкалә басылып чыга. Медицина юлыннан китсә дә, бүген атаклы табибә булып бик күп авыруларны аякка бастырыр, хезмәтендә зур уңышларга ирешер иде ул.

1990 елда Баланлы авылы егете Фатих Сафин белән матур гаилә корып җибәрәләр. Монда килгәч тә югалып калмый ул: балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Ләкин балалык хыялы һич тынгы бирми. Үз дигәненә ирешүчән максатчан кыз Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлап, мәктәптә технология дәресләре алып бара башлый. Ниләр генә уйлап чыгармый яшь укытучы! Балаларны тегәргә дә, чигәргә дә, бәйләргә дә өйрәтә. Ризыкларның ниндиләрен генә пешереп карамыйлар алар! Өр-яңадан җиһазландырылган технология кабинеты балаларның иң яраткан урыны. Кабинетны бүген укучылар кулы белән бәйләнгән шәлләр, чигелгән тастымаллар, күз явын алырдай курчаклар бизи. Бу эшләнмәләре белән алар төрле күргәзмәләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Тиктормас, тынгысыз, һәр яңалыкның алдыннан бара торган укытучы әнә шулай балаларны киләчәк тормышка әзерли, оста хуҗабикәләр булырга өйрәтә.

Авыр, җаваплы хезмәтен бәйрәмгә әйләндерә булдыклы укытучы. Тәмен белеп, яратып эшли. "Хезмәтем - шатлыгым, бәхетем чыганагы," - ди ул үзе дә. Әкренләп югары белем ала. Биология, химия, география, татар теле һәм әдәбияты кебек фәннәрне дә укыта башлый. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын да зур төгәллек белән алып бара. Намуслы хезмәте лаеклы бәяләнә - Гөлсинә Сафина "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе иясе. "Безнең иң яхшы укытучы" грантына лаек була.

Булганнан бар да була дигәндәй, гаиләсендә уңган хуҗабикә ул. Тормыш иптәшенә кайгыртучан хатын, балаларына үрнәк әни. Йорт-җирләре чәчәкләргә күмелгән, һәрвакыт кайнар ашы өлгергән. Өенә керсәң - лимоннары өлгергән, гөлләре шау чәчәктә булыр. Ишегаллары, теплица, бакчалары чисталыктан-пөхтәлектән балкып тора. Монда җылы, рәхәт, шуңа күрә һәр бәйрәм, ял көннәре туганнар, балалар, дуслар җыела. Гаиләдә нәкъ әти-әниләре кебек алтын куллы ике кыз үсә.

Олы кызлары Гөлназ, югары уку йортын тәмамлап, "Ак Барс Металл" холдинг компаниясендә әйдәүче белгеч. Кыска гына вакыт эчендә үз эшенең остасы булып танылган кызга җитәкчеләр иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Кече кызлары Гөлнара әнисе юлыннан киткән: Яр Чаллы педагогия университетында технология фәне буенча белем ала. Күз явын алырдай картиналар, төрле материалдан сыннар, портретлар, шаржлар ясый.

Гади авыл укытучысы әнә шулай, үз бәхетен үзе төзеп, гаиләсе белән бәхет юлы буйлап атлый. Җырларда җырланганча, "эзләп тапкан бәхет кадерле" бит ул. Бәхетенең кадерен белеп яшәгәнгәдер, 50 ел гомер сизелмичә үтеп тә киткән. Бушка үтмәгән 50 ел. Матур үткән. Тынгысыз, уңышлы хезмәт белән үткән. Бүген дә ул мәктәп сукмагыннан ашыга-ашыга атлый. Аны яраткан укучылары, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләре көтә.

Зөлфирә Шәнгәрәева.

Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев