Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син ГТО тапшырдыңмы?

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты.

 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ра­сыйл Фәттахов белән ГТО нормативларын тапшыру ту­рында сөйләштек.

– ГТО сүзе “Хезмәткә һәм саклауга әзер” дигәнне аңлата. Расыйл Кирамович, бу хәрәкәтнең тарихын искә төшерик әле.

– Компьютерлар, смарт­фоннар, планшетлы компью­терлар белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыр­ды. Әмма шулар артында уты­рып, сәламәтлек, аеруча яшь буынның сәламәтлеге какшый. Шуңа халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы куелды. ГТО нормативларын тапшыру – әлеге эшнең бер юнәлеше.

ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге ватандашларыбыз көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән кул­лар белән этенүдә, каланча­дан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда көчен сыный алган. Спортны актив пропагандалау­чы, сәламәт яшәү рәвешен сай­лаучылар сафын арттырган бу күркәм традиция 1991 елда тук­тап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты.

– ГТО нормативларын кемнәр тапшыра ала?

– ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның бе­ренче баскычында – 6-8 яшьлек балалар өчен һәм соңгы унбе­ренче баскычында 70 һәм аннан югары яшьтәгеләр өчен норма­тивлар билгеләнгән, аларда чы­дамлылыкны, көчне, сыгылма­лылыкны һәм тизлек сыйфатла­рын сынау өчен күнегүләр ка­ралган. Мәсәлән, йөгерү, урын­нан ераклыкка сикерү, йөгереп килеп сикерү, туп, граната ату, чаңгыда йөрү, турникта күтәрелү, җирдән куллар белән этенү һәм башка күнегүләр.

– Расыйл Кирамович, нормативларның барысы да мәҗбүриме?

– ГТО нормалары төрләренә килгәндә, барлык баскычларда да мәҗбүри күнегүләр һәм сай­лап алу мөмкинлеге булганна­ры да бар. ГТО тестларын яисә нормативларын үтәү РФ Спорт министрлыгының 2017нче елның 18 июнендәге 542 санлы боерыгы нигезендә башкарыла. Әлеге боерыкта ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы таләпләре расланган. Мәсәлән, 50-54 яшьлек ир-атлар өчен 9 төр сынау бирелгән. Алтын медальгә 3 мәҗбүри һәм сайлау буенча 4 тест үтәргә кирәк. Көмеш һәм бронза медальләргә 3 мәҗбүри һәм сайлау буенча 2 тест тап­шыру кирәк. Мәҗбүриләр: 2 км йөгерү – бронзага 13 минут 50 се­кундтан артмаска тиеш, көмеш – 12 минут 45 секунд; алтын – 11 минут 00 секунд; биек перекла­динада күтәрелү яисә тәбәнәк перекладинада ятып күтәрелү яисә 16 кг герне ыргым яисә идәннән кулларда күтәрелү (берсен сайлыйсы); гимнастик эскәмиядә басып торган көе алга иелү. Болардан кала, үзең сайлаган нормаларны да үтәргә кирәк. Моңа аркада яткан көе гәүдәне күтәрү (1 минутка ничә тапкыр); чаңгыда 5 чакрымны үтү (җәйге чорда яисә кар бул­маган төбәкләрдә 3 чакрымга йөгерү), 50 метрга йөзү, пневма­тик яисә электрон мылтыктан атып, мишеньгә 25-30 тапкыр тидерү кертелгән.

Укучылар өчен ГТО норма­лары 5 «баскычка», ягъни биш яшь категориясенә бүленгән. Бу категорияләргә 6 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар керә. Мәсәлән, 11-12 яшьлек (өченче баскыч) тизлек сыйфатларын сы­нау – 30 яисә 60 метрга йөгерү, чыдамлылык – 1,5 км яисә 2 км йөгерү, көчне сынау – кулда тур­никта күтәрелү яисә җирдән кул­лар белән этенү, сыгылмалылык – гимнастик эскәмиядә басып торган көе аска таба иелү (кул­лар җиргә кадәр тияргә тиеш), озынлыкка сикерү, 150 граммлы тупны ыргыту, ятып торган ки­леш гәүдәне күтәрү каралган. 13- 15 яшьлек яшүсмерләр исә санап үтелгән нормалардан тыш ва­кытка 2 километр араны йөгереп үтәргә тиеш.

– Расыйл Кирамович, ГТО нормативларын тап­шыру турында укучылар­га мәктәпләрдә аңлатыла. Ә өлкән кеше ГТО нормати­вы тапшырырга теләсә, кая мөрәҗәгать итә ала?

– Моның өчен, беренче чи­ратта, ГТО электрон система­сында (gto.ru) теркәлергә кирәк. Теркәлгәч, һәр катнашучыга но­мер (УИН) бирелә. Шул номер белән шәхси кабинет ачыла. Анда теркәлгән кешенең яшенә яраклы нормативлар күрсәтелә. Сайтта шулай ук күнегүләрне дөрес үтәүгә өйрәтү буенча виде­оматериаллар да бар. Райондагы тест үзәгенә (мәгариф идарәсе бинасында урнашкан) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мин район буенча ГТО админи­страторы вазыйфаларын башка­рам. Билгеләнгән көнне комис­сия алдында ГТО нормативла­рын тапшырырга була. Комиссия беркетмәсе системага кертелгәч, автомат рәвештә нормативны үтәү дәрәҗәсе билгеләнә.

– ГТО медален алу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

– Һәр баскычның үз бәяләү тәртибе бар. Нормативларны уңышлы үтәгән очракта, һәр тап­шыручыга алтын, көмеш яисә бронза значок һәм таныклык бирелә. Значокка ия булуның да тәртибе бар. Мәсәлән, сиге­зенче баскычны алыйк: 40-49 яшьтәге кешеләр бронза зна­чокка ия булу өчен – 5 сынауны, көмеш значок өчен – 5, алтын значок өчен 7 сынауны тиешенчә узарга тиеш.

Катнашкан кешенең норма­тивларны ничек үтәвен беләсе дә килә, бу очракта документ­лар белән ГТО сайтында таны­шып була. Алтын значок – Россия спорт министры имзасы белән, ә көмеш, бронза значок билгеләү өчен Татарстан спорт министры имзасы белән боерык чыгарыла.

– Норматив тапшырам диючеләр күнегүләрне кайда ясый ала?

– Район үзәгендәге “Яшьлек” спорт комплексында, универ­саль спорт залында ГТО норма­ларын тапшыруга әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шу­лай ук мәктәп спортзалларында да шөгыльләнергә мөмкин. Йөзү күнегүләрен район үзәгендәге ике бассейнда узарга була.

– ГТО норма ларын тапшыруның чираттагысы кайчанга планлаштырылган? Кемнәр катнашачак?

– 11 сентябрь көнне “Яшьлек” спорткомплексында ГТОның җәйге фестивален үткәрергә планлаштырабыз. Ярышлар ту­рында нигезләмә мәктәпләргә җибәреләчәк. Әйткәнемчә, бу фестивальдә катнашу өчен алдан ГТО системасында теркәлергә, катнашучы номеры алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев