Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син "Авыл утларына" язылдыңмы?

2020нче елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара. Китап укучылар саны кимеп барган чорда вакытлы матбугатка язылуның торышы ничек? Райондашларыбыз газета-журналларда нинди мәгълүмат күрергә тели? Респондентларыбыздан шул хакта сораштык.

ФӘНИЯ, Тугаш:

– Газетага язылмый калганыбыз юк, һәр елны язылабыз. Ничек инде, шушы җирлектә яшәп, район газетасына язылмаска мөмкин?! Бөтен яңалыкларны шуннан белеп торабыз бит! Радионы тыңлыйсың да, шунда ук онытыла. Ә газетаны (мин аның һәр санын җыеп барам) яңадан алып укырга була. Дөрес, хәзер яшьләрнең күбесе газета укымый, күбрәк интернетта “утыра”. Шулай да вакытлы матбугат белән танышып баралар кебек. Мин авыл хуҗалыгы темасын яктырткан язмаларны яратып укыйм. Шигырьләр яратам. Чәршәмбе санында бирелүче аш-су рецептлары да бик файдалы. Шуңа карап, төрле ризык әзерләп була. Бертөрлелек туйдыра бит, ә райондашларыбыз нинди генә ризыклар әзерләми?!

РӘЗИНӘ, Мөслим:

– Мин газеталарга ташламалы чорда язылып калырга тырышам. Беренче чиратта “Авыл утлары” газетасына язылам һәм квитанцияне матбугат үзәгенә җибәрәм. Анда квитанцияләрне җыеп, бүләк уйнаталар. Бүләк өчен дип тә түгел, кызык өчен юллыйм, бәхетне сынап карыйсы килә бит. “Суд залыннан” рубрикасындагы язмаларны, гаилә һәм сәламәтлек темасына язылган материалларны яратып укыйм. Гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында укырга яратам. Кеше сөйләгәнне тыңлаганчы, үзең укуың яхшырак. Хат ташучы газеталарны почта тартмасына салу белән йөгереп алып керәбез. Иң беренче итеп, әлбәттә инде, гаилә белән үзебезнең “Авыл утлары”н укыйбыз.

АЗАТ, Ноябрьск:

– Сабантуйлар чорында һәр елны гаиләм белән туган якларга кайтырга тырышам. Быел менә кышкы чорга да ял алдым әле. Хәзер авылда каз өмәләре гөрли, олы мал суялар. Барысы да күңелгә якын. Себер якларында яшәсәм дә, авыл, район тормышы белән якыннан таныш мин. Авылда яшәүче әтиәнием, туганнар барлык яңалыкларны җиткереп торалар (интернет аша инде, скайп аша сөйләшеп торабыз). Ә ялга кайткач, эштән бушаган арада, “Авыл утлары” газетасын рәхәтләнеп укыйм. Без бәләкәй чакларда ук (хәзер миңа 45 яшь) әти-әниләр район газетасын алдырта иде. Җәйге чорда авылда капка төпләрендә утырып ял иткәндә яки көтү каршылаганда авыл халкыннан күпме яңалык ишетәсең! Аларның күбесе район газетасында урын алган язмалар, яңалыклар була. Гәҗиткә язылмаган кеше күпме информациядән мәхрүм кала.

МӨНИРӘ, Казан:

– Авылдан кунакка килгәндә туганнарым һәрвакыт “Авыл утлары” газетасын алып килә. Алар киткәч, газетаны иркенләп, бер битен дә калдырмый укып чыгам. Туган яктан килгән күчтәнәч ул безнең өчен! Иң башта беренче биттәге яңалыклар белән танышам. Кемнәрнең туган көннәре, юбилейлары булган – кызык бит! Белдерү-рекламаларны да калдырмыйм. Кирәкле әйберне шул реклама аша табабыз. Район газетасына язылган кеше мәгълүматлы булуы өстенә рухи азык та ала. Әле менә авылга сугымга кайткан идем. Бу көннәрдә “Авыл утлары”н укып ятышым.

РӘМИЛӘ, Бәкәбез:

– Без 2020 ел өчен газета-журналларга язылып куйдык инде. Беренче эш итеп районыбызда чыгучы “Авыл утлары” газетасына язылдык. Ничек аннан башка яшисең?! Бөтен яңалык шунда бит! Район газетасын кулдан-кулга йөртеп, күршеләр дә укып чыга, кире әйләнеп кайтканда ул шактый таушалган була. Кайчакта, бигрәк тә кышкы чорда, күршеләр белән кич утырып яки кул эшләре белән шөгыльләнгәндә беребез район газетасын башыннан ахырына кадәр кычкырып укый. Укыган язмалар буенча фикер алышабыз. Эшебезне дә эшлибез, рухи азык та алабыз.

РӘШИТ, Мөслим:

– Без район газетасын атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә матбугат үзәгеннән килеп алабыз. Газета алырга барганда танышларны да очратабыз. Бер “прогулка” ул безнең өчен. Саф һавада йөреп кайтырга бер сәбәп. Альтернатив подписка очсызга да чыга, ярты ел буе район газетасын да укыйсың. Күпме яңалыклар, күпме файдалы киңәшләр бирелә. Әле менә киләсе елга язылу өчен декабрь башында Әбунәче ункөнлеге үткәрелә икән. Газетага язылырга өлгермәгән кешеләргә бу ункөнлектә очсызрак бәядән язылырга була.

Сораштыруны Нурия НИЗАМОВА үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев