Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Симәк авыл җирлеге иң төзекләрдән исәпләнә

Симәк, Краснояр, Елгабаш, Торыш, Кырынтау авылларын берләштергән Симәк җирлеге иң төзекләрдән исәпләнә. Җирлек башлыгы Рифаз Садртдинов - энергияле җитәкче. Икенче елын гына эшләсә дә, башкарылган эшләре шактый.

Быел барлыгы 478 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган булган. Әлеге средстволарның бер өлешенә Симәк авылында өлешчә су торбалары алыштырылган һәм узган ел җыелган салым акчасына алынган башнясыз су системасы кулланышка җибәрелгән.

- Киләчәктә су белән проблема булмас, дип уйлыйм. Бу юнәлештә ярыйсы гына зур эш башкарылды. Краснояр, Торыш, Елгабаш авылларындагы су башняларына санитар зона ясалып, башнялар койма белән уратып алынды. Су башняларына өч данә будка да ясалды, ике су футляры (су насосы булган өлеш) бетонлап куелды. Бүгенге көндә су башняларын автоматлаштырып бетерү өстендә эшлибез, - ди Рифаз Әбүзәрович.

Симәк, Торыш, Елгабаш авыллары урамнарына өстәмә светодиодлы лампалар куелган. Елгабаш авылында хуҗасыз торган ихаталар (барлыгы 86 метр озынлыкта) профнастил койма белән, авыл башына керә торган урында шәхси хуҗалык ихаталарының арткы өлеше (барлыгы 61 метр) сетка белән тотылган. Елгабаш авылы урамына ком-гравий катнашмасы түшәлгән.

Авылдашлары - бүгенге көндә "Алабуга юл төзү" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Хәбиров ярдәме белән мәчетле, күпфункцияле үзәкле һәм асфальт юллы булган елгабашлылар тиздән чишмә суына да тиенер дигән өмет бар. Җирлек башлыгы Рифаз Садртдинов авылның иске чишмәсен ремонтлап, халыкка саф чишмә суы эчертергә дигән изге ният белән йөри. Елгабаш авылына балалар мәйданчыгы алып кайтып урнаштыру да күздә тотыла.

- Безнекеләр зарланырга яратмый. Чөнки җирлегебездә яшәр, эшләр өчен бөтен кирәкле әйбер дә бар - балалар бакчасы да, мәктәбе дә, фельдшер-акушерлык пункты да, почта бүлекчәсе, кибете дә. Үзара салым акчасы үзебез яшәгән җирлекне тагын да төзекләндерү, җитмәгәннәрне юнәтү максатында җыела. Халыктан җыелган средстволар максатчан тотыла. Шул ук кар эттерү, юл кырыйларын чистарту булсынмы, чүплекләрне бетерү, җирлектә чисталыкны тәэмин итү - һәр эшкә салым акчасыннан өлеш чыгарасы. Сабантуй мәйданындагы корылмаларны, урам коймаларын, һәйкәлләрне саклап тоту өчен буяу һәм акбур өчен дә шактый чыгым тотыла. "Ашаган белми, тураган белә", диләр бит. Тамчылап кына тотам дисәң дә, җирлектәге эшләрне башкару өчен аз акча кирәк түгел. Халык моны дөрес аңлыйдыр, дип уйлыйбыз.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев