Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәйхетдиновлар йорты

Төп йорт ул – бөтен туган-тумачаны бергә җыючы әти-әни нигезе. Бүген төп йортта әти-әниләре белән бергә яшәүчеләр сирәк.

Ташлыярдан Дәрия һәм Аяз Шәйхетдиновлар өеннән кеше өзелми. Ял, бәйрәм көннәрендә кунак-төшем аеруча күп була. Шәйхетдиновлар йорты – туган-тумача өчен төп йорт!
Мәхәббәт тарихы
Дәрия – Сарман районының Яхшыбай авылы кызы. Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, туган авылына эшкә кайта ул. Дәриягә шәһәрдә калырга тәкъдим итәләр, югыйсә, ә ул үз теләге белән авылга кайта. Авыл мәктәбендә укытасы килә аның! Бер елдан соң кызны Сарман районының Рангазар мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Мөслим районы Ташлыяр авылы егете Аяз белән авыл клубында таныша алар. Аязның Рангазарда автомеханик булып эшләгән чагы була. Акыллы, тыйнак кызны Аяз бер күрүдә ошата.
Көн саен дәресләре төгәлләнү белән Дәрия Яхшыбайга ашыга. Әнисенә бирелгән биш гектар чөгендерне эшкәртәсе бар! Ә халыкка сөйләргә сүз булсын: “Башкалар егетләре артыннан әллә кайларга барырга әзер, ә бу, шундый шәп егетне калдырып, өенә йөгерә”, – диләр икән. Аязның көн саен Рангазар – Яхшыбай юлын таптаганын беләмени алар?! Шул рәвешле ике ел очрашып йөргәннән соң яшьләр гаилә кора.
Гаилә
Шәйхетдиновлар гаиләсе турында авылдашларының берсе дә начар фикер әйтмәс. Әйтерлекмени, әти-әниләренә генә түгел, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел алар. Аяз абыйга ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше бармы икән?! Тимер эшенә дә кулы ята, техниканы да яхшы белә ул. Гомумән, кулыннан килмәгән эше юк. Күрше-тирә әбиләр пычак-кәтмән кайратырга да, кош-корт чалдырырга да аңа керә. Көнкүреш техникасы чыгымчыласа да, Аяз кирәк. Хәер, ир-атлар да, нинди эшкә тотынсалар да, Аяз абый белән киңәшми калмыйлар. Дәрия апа – укытучы: төгәл, көчле математик. Аш-суга оста, уңган-булган хатын-кыз. Каенанасы – сабыр холыклы Флера апа белән икесе дә тәмле телле, ачык йөзлеләр. Зирәк акыллы Раиф абый – авыл имамының төп ярдәмчесе. 
– Балалар тәрбияләгәндә әти-әни (бием-биатай) ярдәмче булды. Өч бала үстереп бер тапкыр да больничныйга чыкмадым, – ди Дәрия апа. – Алия тугач, бер елдан соң эшкә чыктым. Алия авырганда аның белән дүрт ай дәвамында хастаханәдә әни ятты. 
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Дәрия апаның үз әти-әнисе дә төп йортта гомер кичергән. 
– Аерым яшәүне мин күз алдына да китерә алмыйм, – ди Дәрия апа. – Аяз – гаиләдә бердәнбер ир бала. Без дә карамагач, кем карасын инде әти-әнине! Без бик рәхәт яшәдек! Барасы җиргә бардык, әти-әни беркайчан да каршы килмәде. Балалар кечкенә чакта атналар буе әти-әни янында яки сеңелем янында Алабугада торып кайта идем.  
Тату яшәүнең серен дә сабыр итүгә бәйли Дәрия. “Дәшмәскә кирәк. Иң яхшы сүз – әйтелмәгән сүз”, – ди ул. 
Аяз абыйның әтисе Раиф абый да шушы фикерне куәтли: “Күп сөйләшмәскә кирәк.” “Су башыннан болгана, ди. Үзең әйбәт булсаң, яшьләр дә әйбәт була”, – ди Флера апа.
Балалар
Дәрия белән Аяз Шәйхетдиновларның гаилә коруларына быел 31 ел тулган. “31 ел бер көн кебек үтте дә китте. Әле кичә генә өйләнешкән кебек”, – диләр алар беравыздан. Әле кайчан гына тәүге авазларын салган балалары да инде буй җиткән. Уллары Алмазның, әнә, ике югары белеме бар. Алабуга педагогия университетын һәм Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлап, нефть эшкәртү өлкәсендә эшли ул. Әлмәт дәүләт нефть институтында бакалавр белеме алып, Казан дәүләт технология университетында магистратура тәмамлаган Алсу – камераль эшкәртү инженеры. Төпчекләре Алия Казан милли тикшеренү институтында укый. Өчесе дә әти-әниләре кебек акыллы, эшчән, тырышлар. Әти-әниләренең әби-бабай белән мөнәсәбәтен күреп үскән балалар өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә игътибарлы.

Римма Афзалова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев