Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барлык чаралар үтәлгәндә гыйнвар аенда Cоvid-вәзгыять начарланмаячак

Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң артмаячак, әгәр Татарстан халкы барлык санитар нормаларны үтәсә. Бу хакта  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Бездә эпидпроцессның салмак баруы бара, декабрь аенда без күрәбез, бу 90, 93 ,89 очрак, бүген 95. Без профилактика чараларын үтәсәк, әлегә бу саннарда калачакбыз. Ел башында, барлык массакүләм чаралар барлык кирәкле таләпләрне үтәп үткәрелсә, без Яңа ел каникуллары вакытында авыруларның нинди дә булса начарлануын күрмибез", - дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.
Авдонина татарстанлыларны Covid профилактикасы буенча барлык кагыйдәләрне үтәргә һәм гриппка каршы прививка ясарга чакырды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары республикада эпидемиянең шартлату характерында булмавын һәм бүгенге авырулар санының саннары декабрь азагына кадәр сакланачагын да өстәде. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/14-12-2020/rospotrebnadzor-rt-pri-soblyudenii-vseh-mer-v-yanvare-covid-situatsiya-ne-uhudshitsya-5792502?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев