Шәхси йортта янгын чыккан
6 гыйнвар көнне кичке сәгать сигездә Мөслимнең Беренче май урамында шәхси йортта янгын чыккан.
“Янгынның төп сәбәбе – ут төртү. Ир белән хатын тавышка керәләр һәм ире, ачуыннан хәләленең киемнәрен бер өемгә җыеп, ут төртә. Өй эчен ут ялмап ала. Янгын аш-су бүлмәсен, веранданы, йорттагы электр җиһазларын көлгә әйләндерә. Килгән зыян 600 мең сумнан артык. Бүгенге көндә тикшерү эше бара”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев