Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси ихатадагы йортка ут каба

Электр җылыткычы белән җылытылган өйдә төтен исе сизеп, өй хуҗасы йортны тиз арада ташлап чыгып китә.

10 декабрь көнне Яңа Сәфәр авылында янгын чыгып, шәхси ихатадагы йортка ут каба. Электр җылыткычы белән җылытылган өйдә төтен исе сизеп, өй хуҗасы йортны тиз арада ташлап чыгып китә. “Кыш көне янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча актуаль. Электр приборлары белән эш иткәндә, сак булыгыз. Әйләнә-тирәбездә гомер итүче ялгыз өлкәннәргә дә игътибарлы булсак иде! Янгын турында хәбәр бирүче, өй һәм фатирларга куелган автоном җайланмаларының төзеклеген кайгыртып торыгыз,” – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Госманов.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев