Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шәкертләрнең гыйлемгә омтылышлары көчле”

“Җәмигъ” мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында Коръән бәйгесе узды. Анда 40ка якын конкурсант көч сынашты.

Һәрбер хак мөселман, Аллаһының Изге китабы булган Коръәни-Кәримне уку һәм яттан өйрәнүне дәрәҗә саный, шуңа омтылып яши. Шөкер, бүген мәчет-мәдрәсәләрдә бу изге эшкә өйрәтү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Кайбер балалар өйдә – әти-әниләре ярдәмендә өйрәнә Коръәнне. Әлеге сабыйларның теле, гадәттә, Аллаһ сүзләре белән ачыла.
Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында узган Коръән уку бәйгесендә катнашучыларның нигездә балалар булуы киләчәктә Изге китапны яттан өйрәнүнең тагын да популярлашуына ишарәдер. Балаларның (араларында әле мәктәпкә дә йөрмәгәннәре бар), тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, матур мәкам белән Коръән укуы күңелләрне кузгатты. Аятьләрне, аңлаешлы һәм ачык итеп, хәреф һәм авазларның хөкемнәрен биреп укырга тырышты алар.
– Коръән бәйгесе ел саен үткәрелә. Максатыбыз – Коръән укуның сыйфатын күтәрү, аны яттан белүгә омтылыш уяту гына түгел, ә бәлки Коръән кушканча гамәл кылырга тырышу. Үсеп килүче яшь буын да, олылар да, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә омтылырга тиеш, – диде районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов.
Бәйгедә 40ка якын конкурсант өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Ир балалар нигездә, Мөслимдәге мәчетләргә йөреп, хәзрәтләрдән гыйлем алучылар иде. Баланлы һәм Сал. Мухан авылы имам-хатыйблары берничә шәкерт алып килгән.
– Хатын-кызлар һәм ир-атлар “Корбангали” мәчетенә укуларга теләп йөриләр. Балаларны да тартуның төрле юлларын эзлибез. Малайлар җомга намазларына йөрергә тырыша. Узган ел мәчетебезнең 20 еллыгы уңаеннан районара Коръән бәйгесе үткәргән идек. Авылдашларны хак динебезгә тартуның төрле юлларын эзлибез, – ди Баланлы авылы имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Газыймов.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышын республика мөфтиятеннән килгән хәзрәтләр бәяләде. Алар балалар тәкъдим иткән сүрәләрне генә тыңлап калмыйча, үзләре Коръән аятьләрен китереп, балаларның аны дәвам итүен дә сорадылар. “Нәс” – “Әгълә” сүрәләрен яттан белүче 25 бала арасында беренче урынны Әхмәт Мәүлиев алды. Икенче урында – Рамазан Хәсәнов, өченчедә – Гадел Моратов. “Гаммә” җүзен өйрәнүчеләр арасында Габделмәлик Моратов җиңү яулады. Икенче урын – Габдулла Моратовка, өченче урын Гомәр Хәйретдиновка бирелде. “Тәбәрәк” җүзен яттан белүчеләр арасында Салих Сафин беренче урынга лаек булды. Ибраһим Могълиев – икенче, Мөхәммәд Низамов өченче урынны алды. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат бирелде. Барлык катнашучыларга күчтәнәч пакетлары өләшенде.
Бәйгедә зурлар да катнашты. Аларның күбесе Коръәнне китаптан карап укыды. Изге китапның берничә җүзен яттан өйрәнгән Эльмир Гыйлмеровны исә һәркем әсәрләнеп тыңлады.
– Өйдә барыбыз да Коръән укый. Үзем бу изге эшкә 27 яшемдә алындым.Белмәгәннәребезне гыйлемле хәзрәтләрдән сорыйбыз. Шөкер, әзерлекле мөгаллимнәребез, Коръән-хафизыбыз бар, – ди Эльмир.
Россия Ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге әйдәүче белгече, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров бәйгедә катнашучы балаларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.
– Шәкертләрнең гыйлемгә омтылышлары күренеп тора. Дөньяви белем белән бергә дин гыйлеменә дә ныклап өйрәнгәннәр. Хәтта Коръәннең берничә җүзен яттан белүчеләр дә бар. Мин бу малайларда Россия Ислам университетының булачак шәкертләрен күрәм, – диде Ибраһим хәзрәт.
Әйе, Коръәни-Кәримне балачактан өйрәнүгә күңелен салган бүгенге шәкертләр арасында киләчәктә укуларын Коръән өйрәнү үзәкләрендә, дини уку йортларында дәвам итүчеләр, дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, җирлегебезгә имамнар, мөгаллимнәр булып әйләнеп кайтучылар да булыр. Ә алар безгә бик тә кирәк.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев