Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шөкер, "юл газабы - гүр газабы" әйтеме кулланыштан чыгып бара

Юллар, юллар... Халык телендә “Юл газабы – гүр газабы” дигән әйтем бар. Шөкер, безнең көннәрдә ул кулланылыштан югалып бара. Соңгы берничә елда юлларга зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә бүген район үзәгендә генә түгел, авылларда да юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең әйдәүче белгече Альберт Ханнанов белән без шулар хакында сөйләштек.

      – Альберт Винерович, “Татавтадор” акционерлык җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогы эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?
       – Мөслим участогы 320 км юлга хезмәт күрсәтә: 177 км асфальт, 93 км гравий һәм 50 км грунт өслекле юллар. Әлеге юлларның барысы да “Главтатдортранс” ДКУ карамагында. Мөслим участогы ел дәвамында шушы юлларның төзеклеген, иминлеген һәм чисталыгын тәэмин итә. Бүген Мөслим районында юллар төзек, яхшы сыйфатлы икән, бу – Мөслим участогы хезмәткәрләренең тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе, дигән сүз. Соңгы вакытта участокның техник базасы яңартылды: территориясе төзекләндерелде, техник хезмәт күрсәтү һәм махсус техниканы ремонтлау бокслары ремонтланды, техника яңартылды. Гомумән, соңгы елларда Мөслим районында юллар төзекләндерү буенча күп эшләнә. Мәсәлән, узган елда гына да юл эшләренә 617 млн 509 мең сум инвестиция җәлеп ителде.
        – Чыннан да, бүген Мөслимнән кайсы гына юнәлештә чыксаң да, кайсы гына авылга барсаң да, юллар яхшы, кышын да, җәен дә һәрвакыт караулы.
       – Әйе, 2017 елда юлларны карау өчен – 59920,098 сум, күперләрне тоту өчен 11351,722 сум тотылды. Бу юлларны карауда нәтиҗәле эш алып барырга мөмкинлек тудырды. Кышкы чорны инде төгәлләдек, җәйге чорда да юллар һәрвакыт каралып торачак. Моның өчен 400 тонна асфальт-бетон катнашмасы әзерләнде. Юлчылар чокырларны ямау буенча да эш алып бара. Санитар икеайлык кысаларында район территориясендә урнашкан 320 су агу торбасы, 14 күпер, чистартылып, җәйге чорга әзерләп куелды. 
       – Альберт Винерович, 2018 елда да Мөслим районында юл төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Кайсы участокта нинди эш алып барылачак?
      – Быел юл эшләре өчен 617310,788 сум күләмендә финанс чыгымы каралган. Тат.Бүләр – Үрәзмәт юнәлешендә юл ремонты өчен 200 мең сумнан артык тотылачак. Әлеге участокта юл төзү эшләрен яңа технологияләр нигезендә башкарырга планлаштырабыз. Шулай ук Актаныш – Мөслим юнәлешендә, узган ел башланган юл төзекләндерү эшләрен дәвам итеп, асфальт-бетон өслекнең соңгы катламын җәяргә, юл кырларын ныгытып, әлеге участокны төзекләндерүне төгәлләргә уйлыйбыз. Мөслим – Иске Сәет юнәлешендә дә юл төзү эшләре дәвам итәчәк. 
       Безнең республикада бары тик Мөслим районында гына кулланылучы күчмә типтагы юлларны төзекләндерү дә тукталмаячак. Әлеге программа район башлыгы Рамил Муллин тырышлыгы белән эшли. 2018 елда алдыбызга куелган бурычларны хәл итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Быел да юл төзү һәм төзекләндерү эшләренең барысы да тулысынча үтәлер, дип ышандырам.

       Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова. 
       Фотолар – Мөслим матбугат үзәге архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев