Шимбә өмәләрендә 3 меңнән артык мөслимле катнашты
Чисталык икеайлыгы кысаларында шимбә көнне Мөслим зиратларында, “Кояшлы Ык” ял зонасында һәм үзәк урамнарда өмәләр узды.
Чистарту-өзекләндерү эшләрендә 30га якын оешма-предприятие, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашты. Яңа зиратны чистартуда оешма-предприятиеләр эшләде. Ә иске зират территориясен район ветераннар советы һәм Иҗтимагый совет вәкилләре, өлкәннәр, аграр көллият укучылары чистартты. Өмәдә 20ләп техника катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев