Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикәрем син, маем син

Хөкүмәтебез алга таба да шикәр белән үсемлек маена куллану бәяләрен саклап кал­макчы.

Килешүдә катнашучы яклар тарафыннан шикәр-шикәр ко­мына бәяне киметү һәм шул дәрәҗәдә тоту буенча чара­лар күрү турында килешүнең гамәлдә булу вакыты озай­тылды. Шундый ук килешү көнбагыш мае буенча дә төзелде.

Бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калачак, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән. Бер ки­лограмм шикәрнең бәясе күмәртәләп сатып алучылар өчен – 36 сумнан, ваклап са­тып алучылар өчен 46 сумнан артмаячак. Бер литр көнбагыш мае шул ук категория сатып алучылар өчен 95 һәм 110 сум тәшкил итә, ди инспекциянең Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Али­на Виноградова. Шикәр-шикәр комы бәясенә килешү вакыты 2021нче елның 1 июненә кадәр озайтылды. Көнбагыш мае бу­енча төзелгән килешү 2021нче елның 1 октябренә кадәр озай­тылды дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев