Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьле шәфкать иясе

Һәркем белән җылы мөнәсәбәттә булган ягымлы райондашыбыз Рәзилә Хәбибуллина – Метрәй авылы кызы.

Кечкенәдән ак халатлы һөнәр ияләренә сокланып һәм кызыгып үскәнгәме, мәктәпне тәмамлагач Рәзилә Казан медицина-фармацевтика көллиятенә юл тота.

Беренче хезмәт чыныгуын ул район хастаханәсенең хирургия бүлегендә ала. Ике ел туган авылында фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли, аннан соң биш ел шушы вазыйфада Ольгино авылында эшли. Үз эшенә җаваплы караган, авыруларның борчуларын йөрәге белән кабул иткән белгеч 2009 елда район поликлиникасына шәфкать туташы булып урнаша. Казан дәүләт медицина университетында “шәфкать туташы” белгечлеге алып, менеджер квалификациясенә ия була. Рәзилә Хәбибуллина 2014 елдан – район поликлиникасының өлкән шәфкать туташы.

–Рәзиләбез – поликлиниканың йөрәге. Нинди генә чара булмасын, ул һәрберсендә башлап йөри. Оештыру сәләтенә ия хезмәттәшебез – мәдәният һәм спорт дөньясында да үз кеше. Спортта ирешкән уңышлары өчен Актаныш р айоны хастаханәсеннән бирелгән Мактау кәгазе дә Рәзиләнең универсал булуын раслый, – диләр хезмәттәшләре.

Рәзилә Хәбибуллина эшенә җаваплы каравы, төгәл булуы белән аерылып тора. Ак халатлы шәфкать ияләренә генә хас ихласлылык бизи аны. Тормыш иптәше Изһәр белән ике ул үстерәләр. “Сайлаган һөнәремә күңелем яткач, хезмәтемнән тәм табып эшлим”, – ди Рәзилә.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев