Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкать туташлары - ак халатлы фәрештәләр

Кичә Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә районыбыз шәфкать туташлары арасында интеллектуаль күңел ачу чарасы үткәрелде.

"Район үзәк хастаханәсенең иң күп өлешен шәфкать туташлары тәшкил итә дисәк, беркемгә дә сер булмас. Сезнең пациентларга нинди сүзләр сайлап, эшегезнең җитдилеген ни дәрәҗәдә аңлап, намуслы итеп башкаруыгыздан барыбызга да уртак булган максат - кеше тормышын саклау максатының нәтиҗәсе бик нык бәйләнгән", - диде баш табиб Дамир Сөләйманов һәм барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, мактауга лаек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова котлады. "Бу бинада бүген - бәйрәм рухы. Шәфкать туташлары - ак халатлы фәрештәләр. Без барыбыз да авыр чакта хастаханәгә барабыз. Шәфкать туташлары - аяксыз калган кешенең аяклары, якты дөньяны күрә алмаган кешенең күзләре, сөйләшә алмаган кешенең теле, сабый баланың яклаучысы, саклаучысы. Сезнең җилкәләргә шундый зур җаваплылык, вазифа тапшырылган. Шәфкать туташлары - сәламәт саклау өлкәсенең алтын фонды. Районыбыз тормышында бик актив сез. Нинди эшләр генә булмасын, сез һәрвакыт алгы сызыкта", - диде ул үзенең чыгышында һәм һәрвакыт шулай позитив, актив булырга, эшләреннән тәм табып эшләргә чакырды.

Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, шәфкать туташларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп:"Фельдшерларны авыл халкы "врач" дип атап йөртә, чөнки алар куйган диагноз еш кына врачлар куйган диагнозга туры килә, алар билгеләгән дарулар шифа бирә. Шәфкать туташлары - больницаның умыртка сөякләре. Өмә кирәк икән - сез, физкультура кирәк икән - сез, спартакиада да, үзешчән сәнгатьтә дә сезсез булмый", - диде.

Районыбызның шәфкать туташлары, 5 командага бүленеп, төрле дәрәҗәдәге һөнәри биремнәр үтәделәр. Җанатарлар да әзерлек белән килгән иделәр. Алар, үз командаларына көч биреп, концерт номерлары белән җанландырып тордылар. Бәйгедә һәр команда төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды.

Гөлназ Җәлилова.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев