Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаяннар шаярталар

Бу көннәрдә шаяннар һәм тапкырлар клубларының чираттагы уеннары үтте. 

Авыл җирлекләреннән барлыгы 16 команда шаянлык һәм тапкырлык дәрәҗәсен күрсәтү өчен тырышып чыгыш ясады. Иске Карамалы, Метрәй, Олы Чакмак һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә үткән зона уеннарында катнашучылар тамашачыларның һәм җанатарларның игътибарын оста юмор һәм югары артистлык сәләте белән җәлеп итте. “Командалар ныклап әзерләнгән. Составларында мәктәп укучылары гына түгел, авыл яшьләре дә бар. Заманча һәм татарча матур уеннар карадык”, – диләр оештыручылар. 
Зона уеннарында җиңүчеләр Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә очрашачак. Финалга Иске Карамалы авыл җирлегеннән “Әшәке малайлар”, Михайловкадан “Тормоза”, Метрәйдән “Метрәй кырмыскасы”, Симәктән “Шаяннар”, Вәрәшбаштан “Кәҗәләр”, Түбән Табыннан “Дөбер-шатыр” командалары чакырулы. Быелгы уеннар Мөслимнең 300 еллык юбилена багышланган һәм шуңа күрә “Мөслим турында баллада” дип атала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев