Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шатлыкта да, авырлыкта да кирәкле хезмәт

Районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова белән бүлек эшчәнлеге, демографик хәл һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Язилә Шәрипҗановна, Сезгә нин­ди сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр? ЗАГС бүлеге нинди документ­лар бирергә хокуклы?

– “ЗАГС” сүзе һәрвакыт туй һәм язылы­шу тантанасы белән ассоциация тудыра. ГХАТ бүлеге никахны теркәүне генә түгел, башка бик күп мөһим эшләрне дә баш­каруын бик азлар гына белә. Бүлек җиде төрле актны терки: туу, үлү, язылышу, ае­рылышу, баланың әтисен билгеләү, ул­лыкка яки кызлыкка алу, исем-фамилия үзгәртү. Бу актларның һәрберсенә таны­клык бирелә. Алардан кала белешмәләр, актларны төзәтү эшләре, чит илләрдән до­кументлар сорату да безнең аша эшләнә. Гомумән, бүлек аша һәр гражданинның тормышы белән бәйле бик күп документ­лар әйләнеше уза.

– Бүлектә документлар нинди фор­матта саклана?

– Барлык актлар да ике вариант­та: кәгазь һәм электрон вариантлар­да саклана. 2020 елда ГХАТ органнары эшчәнлегендә мөһим вакыйга булды. Гражданлык хәле актларын теркәү бердәм дәүләт реестры формалаштырылды. Бер ел эчендә реестрга Мөслим районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 150 меңгә якын граж­данлык хәле актлары, шул исәптән 1926 елдан конвертацияләнгән язмалар тап­шырылды. Бу – барлык язмаларның да электрон варианты булдырылды, дигән сүз. 2021 ел башыннан Россиядә бердәм ЗАГС системасы эшли башлады. Хәзер нинди дә булса документ кирәк булган­да, актның саклану урыны буенча түгел, ә теләсә кайсы ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле документны алырга була. Әгәр сезгә үлем яки язылышу турында таны­клык кирәк булса, мәсәлән, мирас кабул итү өчен, хат килеп җиткәнче көтәргә кирәкми. Кирәкле хезмәтне шунда ук яшәү урыны буенча алырга була.

– Бүлеккә шәхсән үзең килү кирәкме, әллә дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итү мәҗбүриме?

– Документларны шәхсән мөрәҗәгать итеп тә, дәүләт хезмәтләре порталы аша да алып була. Россия Президенты В.Путин йөкләмәсе буенча ГХАТ орган­нары тарафыннан 2002 елдан 2018 елга кадәр туган мөслимлеләрнең 3 меңгә якын туу турындагы акт язмалары бе­ренче чиратта җибәрелде. ЗАГС, Рос­сия Пенсия фонды һәм социаль яклау органнарының мәгълүмати системала­рында мәгълүматны синхронизацияләү нәтиҗәсендә, социаль хезмәт бүлекләренә килмичә һәм кәгазь гаризалар бирмичә, дистанцион режимда балаларга со­циаль түләүләр бирү мөмкинлеге бул­дырылды. Түләү алу өчен гаризаны бер тапкыр тапшырырга һәм дистан­цион, дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә кирәк иде. Коронави­руска бәйле чикләүләр шартларында бу актуаль булды.

– Язилә Шәрипҗановна, райондагы демографик хәлне алдагы еллар белән чагыштырып, нәрсә әйтергә була?

– Быел районда 22 бала дөньяга кил­де. Шуларның 13е – малай, 9ы – кыз бала. Районда 127 үлем очрагы (59 – ир-ат, 68 – хатын-кыз) теркәлде. Ел башыннан 36 пар үз тиңнәре белән кавышты. Май аена районда 15 гаилә таркалды, 2 кеше исем-фамилиясен үзгәртте, 11 балага әти билгеләү акты теркәлде.

– Коронавирус сәбәпле тантаналы туйлар кимемәдеме? Өйләнешүчеләр гаризаны ничә көн алдан бирергә тиеш?

– Өйләнешү өчен гаризаны 12 ай ал­дан бирергә була, ә минималь срок – 30 көн. Әйткәнемчә, гаризаны Бердәм дәүләт порталы аша да, безнең бүлеккә килеп тә биреп була. Теркәлү датасын һәм вакытын һәркем үзе сайлый ала. Узган ел коронавируска бәйле тан­таналы туйлар гына түгел, гомумән, өйләнешүчеләр саны кимегән иде. 2019 елда май азагына 38 пар теркәлгән бул­са, 2020 елның биш аенда 19 пар гына балдаклар алышты. Быел ел башыннан 36 парны кавыштырдык.

Аерылышучылар белән ничек эшлисез? Аерылышуларның сәбәбе нәрсәдә диләр?

– Аерылышулар – иң борчыган сорауларның берсе. Бездә бары тик ур­так гариза нигезендә балигъ булмаган балалары булмаган парлар гына ае­рылыша ала. Әлбәттә, мондый парлар белән әңгәмәләр алып барабыз, уйлар­га вакыт бирәбез. Аерылмаска уйлап, кабат килмәгән парлар да бар. Ләкин парларның 92 проценты безгә суд ка­рары белән килә. Андый очракта никах өзелгән санала.

– “Стажлы” гаиләләрне яшь пар­ларга үрнәк итеп кую максатыннан нинди чаралар үткәрелә?

– Гаилә юбилейларын тантаналы рәвештә тәбрикләү – эшчәнлегебезнең бер тармагы. Күп еллар бергә гомер иткән гаиләләр белән танышу яшь бу­ынга да уңай йогынты ясый. Күркәм гаиләләр безнең районда шактый. Ел дәвамында без гаилә юбилейлары үткәрәбез, мондый чараларга әлеге гаиләләрнең балалары, туганнары, дус­лары, авылдашлары, хезмәттәшләре килә. Хакимият тарафыннан мондый парларга истәлекле бүләкләр тапшы­рыла. Юбилярлар ГХАТ бүлегенең тан­таналар китабында кул куеп, никахла­рын яңарталар. Әлеге очрашулардан җылылык бөркелә, уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф аласың.

– Хәзер сабыйларга заманча исемнәр дә, борынгы исемнәр дә кушалар. Безнең районда нинди исемнәр популяр?

– Яңа туган балаларның әти-әниләре исем сайлауга бик җаваплы карый­лар, популяр исемнәр статистикасын, аларның аңлатмаларын өйрәнәләр, ту­ганнары белән киңәшләшәләр. Сирәк исемнәр арасында Раббани, Заһир, Рәсүл кебек исемнәр очрый. Иң попу­ляр исемнәр исә Әминә, Әмир, Ислам, Рамазан, Зарина.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җиде төрле актны терки.

 – Гаилә коручы­лар арасында иң өлкән кияү – 79, иң өлкән кәләш – 68 яшьтә. 20 ир-егет һәм 22 хатын-кыз кабат никахка кергән. 18 яшькә кадәр никахка керү очраклары бул­маган.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев