Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шат күңелле Рәзинә

Тугызынчы дистәсен ва­клый димәссең, Шуганка авылында яшәүче Рәзинә Хафизованың энергиясе ташып тора.

Рәзинә апа – Метрәй авы­лы кызы. Сугыш башланганда аңа ике яшь кенә була. Әтисен, ындыр табагы бригадиры дип тормыйлар, сугыш башлану белән фронтка алалар.

– Әтиемнең сугышка киткәнен хәтерләмим. Әни сөйләгәннәрдән шуны әйтә алам, әткәй мине җиргә ба­стырган да: “Кызым, мин кайт­канчы зур кыз булып үсә тор!” – дип, аркамнан сөеп киткән. 1945 елның августында мин аны зур кыз булып каршы ал­дым. Сугыш тәмамланганын олысы да, кечесе дә зары­гып көтте. Бик авыр еллар булды ул... Утын дигән нәрсә төшкә дә керми, салам ягабыз. Метрәй урманы өскә авып тор­са да, бер сынык агач та алып кайтырга ярамый. Хәтта язгы ташу белән агып килгән тал­ны да алырга ярамый иде. Са­ламны ат астыннан алабыз. Әле бит ул саламны сарыклар да ашый. Җеп нечкәлегендәге салам кисәкләрен әнкәй кай­туга, юкә белән урап, ягарга әзерләп куя идек,– дип искә ала райондашыбыз.

8 класс белем алгач, бер ел Казахстанда тимер юлда эшләп кайта Рәзинә апа.

– Яшь чакта алны-ар­тны карамыйсың бит ул. По­езд миңа кирәкле станциядә туктамагач, алты тапкыр по­езддан сикерергә туры кил­де. Безнең балачак булма­ды дияргә дә була. 12 яшьтән эшли башладым. Урак урган­да чәнти бармагымны да ки­стем. Кая анда хәзерге бала­лар кебек әти-әни кочагын­да иркәләнеп үсү?! Ачлыктан тилмердек дип әйтә алмыйм. Безнең тамак тук булсын дип, әнкәй өч эштә эшләде – киндер бригадиры да бул­ды, контора да җыештырды, ат та карады. Мичтә бәрәңге тәгәрәтеп пешерүләр истә кал­ган. Нәбирә апам белән мин әнигә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштык. Миңа кадәр ике бертуганым вафат булган. “Өч яшьлеге күз тиеп үлде, 8 айлы­гы кызамык белән китеп бар­ды”, – дип, әнкәй гел елап искә ала иде. Абыемны 16 яшьтән сугышка алганнар, – дип, күз яшьләрен сөртә Рәзинә апа.

Абыйсын 16 яшьтән су­гышка алуның үз кыйссасы бар икән. Гаиләдә Маруся ку­шаматлы ат булган. 1930нчы елларда шушы атны колхоз­га алганнар. Абыйсы, атны жәлләп, җае чыкканда өйгә алып китеп ашата икән. Атны әйбәтләп ашатырмын дип, бер көнне баш киеменә солы да са­лып алып кайткан. Шул көнне, гөнаһ шомлыгына, өйгә тентү керә. Тикшерә торгач, берничә солы бөртеге табалар. Берәү дә моны 16 яшьлек үсмер эше дип уйламый. Әниләрен төрмәгә алып китәләр.

Абыйсы: “Өйдә кечкенә ике апаем бар, алар бит әнкәйдән башка ачка үләчәк. Төрмәгә мине утыртыгыз”, – дип, төрмәгә барган. Егет­не Минзәлә төрмәсенә алып китәләр. Ул 4 ай да 10 көн утырганнан соң, илдә сугыш башлана. “Таш пулатлар эчендә үлгәнче, кеше арасында үлүең мең мәртәбә яхшы”, – дип, абыйсы үз теләге белән сугышка китә. Егетне халык дошманы дип, сугышның үзәгенә куярга дигән фәрман чыгара­лар. Бөгелмәгә җиткәндә бер абзый, егетнең тор­мышын саклап калырга теләп, документын ер­тып ата. Ләкин хәбәр кирәк җиргә барып җиткән була шул инде...

Рәзинә апа яшьлек истәлекләрен барлый-бар­лый, кеше кадеренең ни дәрәҗәдә түбән булуын уйлап, елап та ала.

Тормыш иптәше Сабирҗан белән дүрт сәгать кенә таныш булып, ир хатыны булганын үзе дә аңламыйча калган ул. Симәк егете кызны ур­лап кайткан.

– Сабирҗан белән бергә гомер итүебезгә 59 ел булды. Әле дә ярый урлаган дип сөенәм хәзер. Булдыклы, тырыш, акыллы кеше булды хәләлем. Клубта таныштык. “Бик ошаттым сине. Миңа кияүгә бармасаң, урлап китәм”, – диде. Һәм шулай булды да! Кич, клубка баргач, урладылар. Башта­гы мәлләрдә качарга да йөргән идем. Симәк авы­лы ерак бит. Юлны белмәгәч, торып калдым. Ка­чарга дигән уем барлыгын белгәч, Сабирҗан: “Җир астыннан да табар идем, барыбер кача ал­мас идең”, – дип көлде, – ди Рәзинә апа.

Ирле-хатынлы гомер буе колхозда хезмәт куя алар. Ире тракторда эшли, Рәзинә апа бәрәннәр карый. 1966 елны, колхоз акчалата түләмәгәч, дүрт айлык һәм ике яшьлек балаларын алып, Оренбург өлкәсенә юл тоталар. Юклыктан чит җирләргә чыгып киткәндә Рәзинә апага 27 яшь була. 17 ел читтә торып кайталар. Авыл ке­шесе шәһәр җирендә дә хуҗалык эшен үз итә. Сабирҗан абый Оренбургның бер колхозында ферма мөдире булып эшли, хәләле терлекчелектә хезмәт куя.

– Мөслимгә әйләнеп кайтуыбызга каенана сәбәп булды. “Синең кулда үләсе килә” дигәч, әйберләребезне җыйдык та, туган якларга юл тоттык. Туган җирнең һавасы да икенче шул. Хәзер дөньялар җитеш. Шөкер итеп яшәргә генә кирәк, – ди Рәзинә апа.

Тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәүче Рәзинә апага сокланып туймаслык. Җитез хәрәкәтле, йөзеннән елмаю китмәгән районда­шыбызга Ходай тигез картлык бирсен. Позитив энергиясе белән башкаларга да шатлык бүләк итүче Рәзинә апа кебекләр арабызда күбрәк бул­сын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев