Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка юлланган телеграммада Әсгать Сәфәров журналистларга «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда уңышлар теләде.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан күп гасырлык журналистлык традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары профессиональ сыйфатлары белән горурлана.
"Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен", — дип тәмамлады Сәфәров.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәшриятлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/13-01-2021/asgat-safarov-pozdravil-zhurnalistov-tatarstana-s-dnem-pechati
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев