Сәгать ничәдә тудыгыз?
Астрологлар фикернчә, тәүлекнең һәр ике сәгате белән нинди дә булса бер планета, Кояш яисә Ай идарә итә. Баланың кайсы планета "хуҗалыгында" аваз бирүе белән, аның киләчәге, холкы билгеләнә.
ТӨНГЕ 12 БЕЛӘН 2 АРАСЫНДА ТУСАГЫЗ
Сез — Меркурий йогынтысында. Сез артык кызыксынучан кеше, бар нәрсәне белергә омтыласыз. Гәйбәтләргә тартылуыгыз яхшыга алып бармый. Яраткан кешегезне башкага алыштыру сезнең өчен зур проблема түгел. Актив тормыш алып баруыгыз, юмор хисен тоюыгыз башкаларны сезгә тарта.Күңелегез дә һәрвакыт яшь булып калыр.
ЭШЧӘН КЕШЕ
2 белән 4 арасында Венера планетасы идарә итә. Сез, бал корты сыман, тормышыгызнк эшкә багышлыйсыз. Яхшы хакка тауны да урыныннан күчерер идегез. Эштә генә түгел, мәхәббәттә дә максатыгызга ирешәсез. Кемгәдер күзегез төшсә, һичшиксез, үзегезгә карата- чаксыз. Аңа да милеккә караган кебек карыйсыз. Бу сыйфатыгыз яхшыга алып бармас.
ЛИДЕРЛАР ВАКЫТЫ
Сәгать 4 белән 6 арасында туганнар — Марс планетасы йогынтысында. Язмыш аларга җитәкче вазыйфасын әзерли. Беренчелеккә омтылулары тирә-яктагыларга нык тәэсир итә. Аларның ирегенә һәм бәйсезлегенә кул суза, һәр адымы, эше өчен аңлатма сорый күрмәгез. Алар туры сүзле, максатка ирешүчән. Алдашу хас түгел. Бу вакытта туганнарга киңәш: башкаларның терәк-таянычыннан баш тартмагыз.
КИЛӘЧӘКНЕ ФАРАЗЛЫЙЛАР
Сәгать 6 белән 8 арасында Нептун хөкем итә. Бу вакытта туганнарның күңеле нечкә. Эчке дөньясының ишекләре башкалар өчен ябык. Ялгызлыкка тартылалар. Усал да булалар. Фантазияләре бай, күбрәк күңелендә төзегән дөньяда яшиләр. Интуиция көче зур. Мистик көчкә ияләр, киләчәкне фаразлый, үткәнне күрә беләләр. Үзенең шәхси тормышы турында ачылмый. Үзен бөек эшләр, изге максатларга багышлый ала. Моның өчен ул гаилә учагыннан читләшә.
АЧЫК КҮҢЕЛЛЕЛӘР
8 белән 10 арасында дөньяга килгәннәрнең «хуҗасы» — Уран планетасы. Ачык күңеллеләр, барысы да аларга тартыла. Шул сәбәпле, бу вакытта туганнар бар серләрне белә, һәркемгә киңәш бирә. Башкалардан бик аерылмый. Әмма кешелекле, гади, гуманист булганы өчен күпләр аларны үз итә. Тормышларын изге эшкә, көчсезләргә ярдәм итүгә багышлаячаклар.
СӘЯСӘТЧЕЛӘР ВАКЫТЫ
10 белән 12 арасында Сатурн идарә итә. Бу вакытта намуслылар дөньяга килә. Үз-үзен кулда тота белә. Хис- тойгыларга бирелми. Алардан яхшы сәясәтчеләр чыга. Җәмәгать эшендә зур уңышларга ирешә. Ихтыяр көчләрен яшерүләре дә ихтимал. Әмма юлларын кисеп үтүче булса, шунда ук аны куып тотачак. Сатурнлылар «сугышучы» сыйфатларын озак яшерә
ТОРМЫШКА ҖИҢЕЛ КАРЫЙЛАР
Сәгать 12 белән көндезге 2 арасында юпитерлылар дөньяга килә. Алар яңадан-яңа хисләргә чума. Сәяхәт итәргә, яңа кешеләр белән аралашырга, сөяркәләрен алыштырырга, яңа һөнәрләргә ия булырга омтыла. Чит ил кешесенә өйләнәләр (кияүгә чыгалар). Тормышка җиңелчә карыйлар. Тирә-юньдәгеләргә алар белән аралашу авыррак.
КӨЧЛЕ КЕШЕЛӘР ДӨНЬЯГА КИЛӘ
Сәгать көндезге 2 белән 4 арасында Плутон планетасы идарә итә. Бу вакытта көчле кешеләр дөньяга килә. Тормыш авырлыклары аларны тагын да көчлерәк итә. Тормыш баскычлары буенча бер күтәрелеп, бер төшеп чыныгалар. Аларга киңәш: яшәү чорында тормышка ашарлык максатлар куегыз.
ВЕНЕРА ЙОГЫНТЫСЫНДА
Сәгать көндезге 4 белән 6 арасында Венера планетасы идарә итә. Бу вакытта туучылар — гаилә һәм мәхәббәт «алиһә»ләре. Кабатланмас бердәнбер яртыларын эзлиләр. Сөеклесен эзләгәндә, еш кына күңеле кайтуы ихтимал. Венералылар иртә тормыш кора яисә ялгыз кала. Ачыклар, тирә-юньдәгеләрне аңлый беләләр.
КӨЧ-ДӘРТЛӘРЕ СҮНМИ
Сәгать кичке 6 белән 8 арасында Меркурий хөкем итә. Бу вакытта туучыларның холкы нык була. Төрле четерекле хәл-шартлардан юл таба ала. Күңел төшенкелегенә бирелми. Көч-дәрте сүнми. Бу вакытта туганнарга киңәш:һәрнәрсәне акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Үз мәнфәгатегезне тирә-юньдәгеләрдән өстен куймагыз.
КОЯШ СЫМАН БАЛКЫЙЛАР
Сәгать кичке 8 һәм 10 арасында туганнар — Кояш йогынтысында. Романтик күңеллеләр. Мәхәббәт маҗараларына юлыкмыйча бер көнне дә үткәрмиләр. Кояш сыман балкыйлар. Тор- мышларын сәхнә белән бәйлиләр. Меңләгән, миллионлаган караш астында да югалып калмыйлар. Алар белән аралашуы күңелле, һәркем белән уртак тел таба беләләр. Балаларны, хайваннарны яра- талар.
УҢЫШ - 40 ЯШЬТӘН СОҢ
Сәгать төнге 10 белән 12 арасында туучылар белән Ай идарә итә. Алардан яшәү көче ташып тора, әмма үзләрен бәхетле итеп тоймыйлар. Эчке тынычлык җитми. Фәлсәфи уйлануларга еш биреләләр. Карьера үсеше әкрен бара, уңышларга 40 яшьтән соң ирешәләр. Шәхси тормышында, киресенчә, барысы да яхшы. Тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләр баштан ук тыгыз үрелә.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев