Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез сораган идегез: салым инспекциясе белгечләре мөслимлеләрне борчыган сорауларга җавап бирде

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә соңгы вакытта салым органнарына эшчәнлегенә кагылышлы һәм салым түләү тәртибе турындагы сораулар күп килде. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе белгечләре җавап бирә.

- Салым түләү кирәклеге турында белдерү кәгазе алмаган очракта нишләргә?

- Салым түләү кәгазьләре түбәндәге очракларда почта аша җибәрелми: объект хуҗасын тулысынча салым түләүдән азат итүче салым ташламалары, салым вычеты, башка сәбәпләр булганда; салым кәгазендә күрсәтелүче салым бурычлары 100 сумнан артмаса; салым түләүче Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланса һәм салым документларын кәгазьдә алу турында хәбәр итмәсә. Башка очракларда салым кәгазен алмасагыз, салым инспекциясенә яисә "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Салым кәгазьләрен беркайчан да алмаган һәм салым ташламалары турында хәбәр итмәгән күчемсез милек яисә транспорт чаралары хуҗалары бу объектлар турында салым органына хәбәр итәргә бурычлы.

- Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучыга салым кәгазен почта аша ничек алырга?

-Б у хакта шул интернет-сервис аша салым органына хәбәр итәргә кирәк. Бу турыда тулырак Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтыннан (www.nalog.ru) белергә мөмкин.

- Физик затның ике фатиры булган очракта аларның кайсысына салым вычеты ясала?

- Россия Федерациясе Салым кодексының 403 маддәсендә каралган салым вычеты салым түләүченең милке булган торак биналарның санына бәйле түгел һәм һәр фатирга карата салым базасын киметүне (20 квадрат метрның кадастр бәясе күләменә) күздә тота.

- Мин лаеклы ялда. 2016 елда түләүле клиникада теш куйдырдым. Салым вычеты алырга хакым бармы?

- РФ Салым кодексының 219 маддәсе нигезендә социаль салым вычетын керемнән НДФЛ тотылган очракта гына алырга мөмкин. Пенсионерның 13 процентлы ставка буенча салым тотылган кереме булмаса, вычет бирелми.

- Белем бирү учреждениесе белән укучы килешү төзеп, ә өстәмә килешүдә уку өчен түләүне укучы да, ата-ананың берәрсе дә түли алуы турында язылган очракта, уку өчен социаль салым вычеты ничек бирелә?

- Вычетны укучы да, шулай ук ата-ананың берсе дә алырга хокуклы. Бары тик икесенең дә тиешле документлары булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев