Сез иң күркәм кеше булгансыз
Тегермәнлектә бары тик башлангыч мәктәп кенә була. Сайманов Мулләхмәт абыйдан соң кем укытканы билгеле түгел. 1936-37 елларда Сал. Мухан кешесе Апукаев укыта балаларны.
Тегермәнлектә бары тик башлангыч мәктәп кенә була. Сайманов Мулләхмәт абыйдан соң кем укытканы билгеле түгел. 1936-37 елларда Сал. Мухан кешесе Апукаев укыта балаларны.
– Безне 1 класста Апукаев абый укытты. Исемен хәтерләмим инде. Исеме белән әйтмәдек: я “абый”, я “Апукаев абый”, ди идек, – ди Гыйзетдинов Габдулла абый.
Сугышка кадәр Гали абый Нуретдинов та (Нарат Асты кешесе) укыта. Бөек Ватан сугышы елларында (1943) Тегермәнлек кызы Сәлимә апа Уразманова Чакмак мәктәбендә укыткан җиреннән туган авылына кайта. 1951 елга кадәр Тегермәнлек башлангыч мәктәбен җитәкли. “Безне Сәлимә апа Уразманова белән Габдерәүф абый Халиков укытты”, – ди Мәдинә апа Ризатдинова. Бу – 1945-46 еллар. Башлангыч мәктәп 1951 елларга кадәр эшли әле. Колхозлар кушылгач, балалар Түбән Табын җидееллык мәктәбенә йөри башлый.
Мәгариф турында сөйли башлагач, ликбезлар турында да әйтми булмый. 1919нчы елның 26 декабрендә Совнарком РСФСРда наданлыкны бетерү турындагы декрет игълан итә. Декрет карары буенча шундый бурыч куела: ун ел эчендә (1920-30 еллар) илнең һәр төбәгендә 8 яшьтән башлап 50 яшькә кадәрге укый-яза белмәүче гражданнар өчен наданлыкны бетерү курслары ачарга, аларны укырга-язарга өйрәтергә! Укытучылар җитмәү сәбәпле, бераз укый-яза белүчеләрне 2-3 айлык курсларга җибәреп укыталар һәм ликбезларга укытучылар итеп билгелиләр. Бу вакытта Тегермәнлектә дә наданлыкны бетерү курслары ачыла. Аның беренче укытучылары Зәкия апа Гәрәева һәм Мәрьям апа Гәрәева була. Яшь кенә кыз балалар үзләреннән күпкә олы абый-апаларны хәреф танырга, укырга- язарга өйрәтергә алыналар. Мәктәптә көннең беренче яртысында балалар укыса, кичен ликбез курслары эшли.
Мөгаллимә Сәлимә (1918-2002)
Сәлимә Уразманова – Тегермәнлек кызы. Әтисе Мәгъсүмҗан – мөәзин, бик гыйлем кеше була. Тегермәнлектә мәчет салдыруны башлап, оештырып йөрүчеләрнең берсе. Краснояр авылына Креп исемен бирүче дә ул. Мәгъсүмҗан мөәзин 1920 елда көзән чиреннән (көзән җыеру түгелме икән) вафат була. Хатыны Зәһирә абыстай (авт. берничә язмада Заһирә) дүрт бала белән тол кала. Иң кечкенәсе Сәлимәгә бу вакытта ике яшь кенә була.
Зәһирә абыстай (1892-1967) – хәзерге Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылыннан. Унҗиде яшендә Тегермәнлеккә килен булып төшә. Бик уңган-булган хатын, тегүче. Балаларына киемнәрне үзе тегеп кидерә, авыл кешеләрен дә киендерә. 1921 елгы ачлык Зәһирәнең тагын ике улын – Мәхбүбҗан белән Касыймны да алып китә. Зәһирә абыстай 11 яшьлек улы Галимҗан һәм өч яшьлек Сәлимәсен ачлык тырнагыннан көч-хәл белән саклап кала. Галимҗаны (1911 елгы) бик акыллы, эшчән булып үсә. Гаилә беренчеләрдән булып колхозга керә. Кулы тимер эшенә ятып тора Галимҗанның. Ул оста тимерче була, калайчы һөнәрен дә үзләштерә. Җәй көннәрендә урак машинасы (лобогрейка) белән урак урдыра. Аны хезмәт армиясенә алалар. Казанның “Металлист” заводында эшләп, тимер эшләренә, парча-бизәкләр ясарга өйрәнеп кайта. 1930 елда Галимҗан авылның иң чибәр кызы Мәрьямгә өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай – Җәүдәт, Нәзһәт, Әсгать туа. Тормыш түгәрәкләнә. Әмма Бөек Ватан сугышы барысын да челпәрәмә китерә. Галимҗанны сугышка алалар. Ул 1942 елда дәһшәтле Сталинград сугышында хәбәрсез югала...
Бу вакытта яшь кыз Сәлимә районның Олы Чакмак авылында укытучы булып эшли. 1939 елда Минзәлә педагогия техникумын тәмамлап кайткан кызны әлеге мәктәпкә укытучы итеп җибәргән булалар. Ул тиз арада укучылар, ата-аналар, авыл халкы арасында абруй казана. Бик тырыш, эшчән, ачык, шаян, шат күңелле, җитез кызны күпләргә үрнәк итеп куялар. Киләчәккә якты хыяллар белән яшәгән кызның да язмышын сугыш җимереп ташлый.
Син кайтмадың...
Авылдашы, дуслашып йөргән егете Зәкәрияне сугыш башланырга бер ел кала армиягә алалар. Сугыш башлангач, егетне Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә пехота училищесына укырга җибәрәләр. Сөйгәненә язган хатларының берсендә “Пулеметный подразделениедә укыйбыз. Монда пулеметный взводка командирлар әзерлиләр”, – дип яза егет. Хатлар дидем. Әйе, бу ике гашыйк җанны хатлар бәйли. Зәкәриянең хатларын Сәлимә апа җыеп барган, аларны саклаган. Бу хатларны ул, кирәге чыкса, файдаланырсыз, дип безнең мәктәп музеена тапшырган иде. Дистәгә якын хат. Әмма бу хатлар мәктәп күченгән вакытта булса кирәк, югалып бетә язганнар. Минем кулда бары өч хатның күчермәсе генә. Шул хатларны укыйм да, ул заман яшьләренең шулкадәр әдәпле, итагатьле, самими булуларына шаклар катам.
“Исәнмесез ип. Уразманова! Свердловскида хәрби училищеда укучы Зәкәриядән бик сагынып, комсомолларча ялкынлы сәлам! (авт. һәр хаты шулай башлана) ...Без 2шәр, 3әр көн йокламыйча укыйбыз, әзерләнәбез. Түзәргә туры килә. Ил бездән шуны таләп итә... Сәлимә, мин сине шундый сагындым. Тизме безгә күрешергә туры килер? Тизме без синең белән бергә булырбыз? Сәлимә, без синең белән күпме вакытка аерылып торсак та, бер-беребезне онытырга тиеш түгел. 4.08.41”.
“Сәлимә, минем хатны алгач, ничек булса да вакыт табып, иптәшләрчә бер хат яз әле. Без көнгә 18әр сәгать заниматься итәбез. Минем, шулай булса да, килгән хатка җавап язмый калган юк. Сәлимә, мин нишләптер сезне оныта алмыйм. Вакыт узган саен, сезнең белән йөргән вакытлар искә төшә. Мин ял вакытларында сезне уйлап утырам да хат яза башлыйм. Безгә, бәлки, яңадан авылга кайтырга да туры килмәс. Әмма өмет бар бит. Шулай булса да, без фронтка киткәнче берәр хат яз әле. 6.10.41”.
“Сәлимә, синең 14 сентябрьдә салган хатыңны 4 ноябрьдә алдым. Сәлимә, син язасың, сезнең киткәнгә бер елдан артык булды, дип. Миңа бер ел бер көн шикелле. Ике елы да шулай үтәр иде, әмма безнең бәхетсезлеккә, сугыш башланды... Сәлимә, мин синең карточкаңны алдым. Карточка җибәрүеңә рәхмәт. Сине төштә күргәндә дә, сагынганда да карточкаңа карыйм. Син матур итеп миңа карап торасың, ләкин сөйләшмисең генә. Бу хатны язганда да карточкаң минем алда тора. “Мин монда бит, нигә миңа хат язасың?” дигән шикелле. Сәлимә, минем хатны алгач та хат яз. Сәлам белән Зәкәрия Гыйзетдинов.
г. Свердловск. п/о48, п/я700, подразделение 2/7. 8.11.41”.
Әнә шундый хатлар йөри ике яшь йөрәкне бәйләп. Зәкәрия үзенең хатларында җентекләп авыл хәлләрен сораша, Сәлимәнең эше белән кызыксына, авыл кешеләре, авыл тормышы турында да язуын сорый. “Сәлимә, син авылда бернинди дә ямь юк, дип язасың. Минем моңа ышанасым килми. Нүжәли, хәзер авылда яшьләр, кызлар юк?!” Үзе киткәндә гөрләп торган авылның сугыш чорында сүнеп калуына егетнең ышанасы килми.
(Дәвамы бар).
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.
Сәлимә Уразманова./ Фото – авторның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев