Сессия узды
Бүген Мөслим муниципаль районы Мөслим авыл җирлеге советының IV чакырылыш I сессиясе үтте.
Сессиянең көн тәртибендә Мөслим районында узган муниципаль сайлауларның нәтиҗәләре, Мөслим авыл җирлеге башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, Мөслим мунициаль район Советына вәкил сайлау турында мәсьәләләре каралды. Яшерен тавыш бирү юлы белән Мөслим авыл җирлеге башлыгы итеп бертавыштан Рамил Муллин сайланды. Рамил Хәмзович Мөслим авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Айсылу Мадьярова кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар тәкъдимне бертавыштан хуплады. Мөслим мунициаль район Советына вәкил итеп Эльвира Гәрәева сайланды.
Авыл җирлекләре башлыклары бүген район буенча барлык авыл җирлекләрендә дә сайланды.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев