Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның мактаулы гражданнары арта

Кичә дүртенче чакырылыш район Советының IX сессиясе үтте.

Сессиянең көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә Мөслим районының мак­таулы гражданины исе­мен бирү турында иде. Рай­он башлыгы әлеге исемгә лаеклы кандидатларны тәкъдим итте.

Беренче кандидат – “Август” компаниясенең генераль дирек­торы Александр Усков.

– Җиде-сигез ел элек район­да “Вамин” җәмгыяте, “Мөслим” агрофирмасы банкротлык­ка чыгуга бәйле ташландык җирләр күп иде. Алай гына да түгел, әлеге хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик кечкенә, анысы да вакы­тында түләнмәгән. Берничә ел элек, төзекләндерелгән Мөслимне күргәч, Александр Михайлович: “Безнең бурыч – авыл хуҗалыгын да Мөслим кебек төзек итү”, – диде. Мак­сатка ирештек кебек. “Август” компаниясе җирлегебезгә зур күләмдә инвестицияләр керт­те. Бүген Мөслим басуларында куәтле заманча техника эшли, роботлаштырылган терлекче­лек комплексы сафка басты.

“Мөслим районының мак­таулы гражданины” исеменә лаек икенче кандидат – ТР Президенты ярдәмчесе Ната­лья Фишман. “Наталья Львов­на – Мөслимне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул районга республиканың күп ресурсларын җәлеп итәргә бу­лышты. Аның ярдәме белән “Ко­яшлы Ык” ял зонасы, “Курай”, Пушкин парклары сафка басты.

Мактаулы исемгә лаек өченче кандидат – “Сетевая компания” ААҖ генераль ди­ректоры Илшат Фәрдиев. Ул район электр челтәрләренә реконструкция ясарга ярдәм итте, һава электр линияләре җир асты линияләренә алыш­тырылды. Илшат Фәрдиев – озак еллар эшкәртелмәгән авыл хуҗалыгы җирләрен кул­ланылышка кертергә ярдәм итүчеләрнең берсе. Аның ярдәме белән районга 700 млн сумга якын инвестиция кертел­де. Илшат Фәрдиев – “Намус” агрофирмасының инвесторы. Район Советы депутатлары, өч кандидатураны да хуплап, сес­сия карары белән өч кешегә дә “Мөслим районының мактау­лы гражданины” исеме бирелде.

Сессия эшендә Мөслим рай­онында муниципаль хезмәтләр реестрын алып бару тәртибе турында нигезләмәне рас­лау хакында мәсьәлә дә ка­ралды. Реестрны алып бару Мөслим районы муниципаль хезмәткәрләренең муници­паль хезмәтен исәпкә алу өчен кирәк.

“2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына му­ниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә до­тацияне физик затлар кеременә салымнан ТР Мөслим муни­ципаль районы бюджетына бүленгән суммаларның өстәмә нормативы белән алыштыруны килешү турында” мәсьәләсе бу­енча район финанс-бюджет па­латасы рәисе Наилә Бубекова чыгыш ясады.

Район Башкарма комитетының инфраструк­тур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеровның чы­гышы Мөслим районы авыл җирлекләре җирле үзидарә ор­ганнары вәкаләтләренең бер өлешен Мөслим районы җирле үзидарә органнарына тапшы­руы турында иде. Депутатлар әлеге мәсьәләне дә хуплады. Алга таба җир эшләрен баш­каруга ордер бирү һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаш­тыруны килешү буенча муни­ципаль хезмәтләрне район Баш­карма комитеты башкарачак.

Сессия эшендә район Советының моңа кадәр ка­бул ителгән карарлары­на үзгәрешләр кертү буенча мәсьәләләр дә каралды. Һәр мәсьәлә буенча карарлар бер­тавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев