Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сессия узды. Фоторепортаж

Мөслим район Советы бинасында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш XVII сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибе буенча чыгышлар:

  1. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында

Ахмадуллина Л.В. – Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе.

2. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының «Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында»2009 елның 28 апрелендәге 217 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

Ахмадуллина Л.В. – Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе.

3. Мөслим муниципаль район Советының 2017 елның 17 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турында №64 "Өченче затлар хокукыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) аны озак вакытка (шул исәптән аренда түләвенең ташламалы ставкалары буенча) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) азат булган муниципаль милек исемлеген формалаштыру, алып бару, бастырып чыгару тәртибен раслау турында»

Гайсина Г.Р.- Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

4. Мөслим муниципаль район Советының 2017 елның 17 декабрендә кабул ителгән 95 номерлы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга файдалануга бирү өчен өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) азат булган муниципаль милек исемлегенә кертелгән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль мөлкәтен (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

Гайсина Г.Р. - Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

5. Мөслим муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында,шәһәр җир өсте транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәне раслау хакында

Мөхәммәтдинов Д.З. - Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе.

6. Мөслим муниципаль районы Советының 2017 елның 17 мартындагы «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында муниципаль-шәхси партнерлык турында»гы 62 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;

Вәлиев Ф.Ф. – Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы.

7. Мөслим муниципаль район Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән 126 номерлы «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» карарына үзгәрешләр кертү турында.

Бәдретдинова М.Р.– Мөслим муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе.

Барлык карарлар да Мөслим муниципаль районы Советы депутатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде.Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Салихҗанов Ирек Фаяз улы билгеләнде.

Сессия барышында бүләкләнделәр:

— Салихҗанов Ирек Фаяз улы Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәдәният үсешендә куйган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;

— Садертдинов Рифас Әбүзәр улы Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Симәк авыл җирлеге башлыгы җирле үзидарә органнарында куйган нәтиҗәле хезмәте өчен һәм тууына 55 яшь тулу уңаеннан Мөслим муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев