Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсешкә йөз тотып эшләү кирәк

Элекке еллар белән чагыштырганда Тат. Бүләрдә дә, Үрәзмәттә дә җыеннар “тыныч” үтте.

Үзара салым түләргә атлыгып тормыйлар 
Исәнсеф җиде авылны берләштерүче иң зур җирлек исәпләнә. Бүгенге көндә 360 хуҗалыкта 1028 кеше яши. Узган ел 3 бала туган, 26 кеше бакыйлыкка күчкән. Мәктәпкәчә һәм уку яшендәге 155 бала исәптә тора. Балалар саны шактый күренсә дә, артык сөенерлек түгел, чөнки аларның байтагы шәһәрдә яши, җирлектә пропискада гына. Ике балалар бакчасында 14 сабый тәрбияләнә. Аларның сафы да тиз генә ишәергә ошамаган. 
Шунысы сөендерә: җирлектә халыкның үзәгенә үткән проблемалар соңгы елларда уңай хәл ителеп килә. Республика программалары кысаларында авылларга асфальт юл керде. Тат. Бүләрдә су челтәре яңартылды, мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. 
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү күрсәткечләренә күз салсаң, Исәнсеф авыл җирлеге район буенча уналтынчы позицияне били. Рейтингта түбән төшүнең сәбәпләренә килгәндә, узган ел милек һәм җир салымын җыю арттырып үтәлсә дә, физик затларга салым планы үтәлеше 70 процент кына булган. Җирлек ифраструктур үсеш, белем һәм тәрбия бирү, кече эшмәкәрлек күрсәткечләре буенча да 13-15нче урыннарда. 
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килгәндә, эш яшендәге халыкның күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасында хезмәт куя. Биш крестьян-фермер хуҗалыгы товар җитештерү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда кошчылык тармагы да үсеш кичерә. Ике эшмәкәр, читтән килеп, авыллардагы бушап калган терлек торакларында кош-корт үстерсә, Исәнсефтә үз җирлекләренең фермеры эш башлаган. Сәүдә хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә шәхси эшмәкәрләр эшли. 
Үзара салым программасына килгәндә, узган елга планлаштырылган эшләр барысы да башкарылмаган. Чөнки салым акчасын җыю планын 64 процентка гына үти алганнар. Җиде авылга 344 мең 400 сум гына акча җыелган. Әлеге средстволарга хөкүмәт субсидиясе дә өстәлгәч, шактый финанс тупланган. Җирлек башлыгы Иршат Салихов шул хисапка башкарылган эшләр белән таныштырды. Исәнсеф, Мари Бүләр авылларында обелисклар яңартылган. Тат. Бүләр мәдәният йорты территориясен төзекләндергәннәр. Балалар спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Җәен-кышын урам юлларын карап тору, урамнарны яктырту, су насослары сатып алу, чүп үләннәрен чабу, Мари Бүләрдә су башнясының санитар зонасын әйләндереп алу кебек эшләргә дә юнәлдерелгән үзара салым акчасы. 
Авылларда үзара салым акчасы хисабына быел башкарылачак эш күләме дә билгеләнгән. 
– Тат. Бүләрдә урам юлларын ремонтлау, зиратка юл салу, Исәнсефтә асфальт юлны саклау максатында әйләнеч юл төзү, Исәнсеф-Чишмәдә насос станциясе төзү, бинасына капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Мари Бүләрдә су торбалары яңартасы, Иске Сәеттә авария хәлендәге күперне яңартасы, урам юлын төзекләндерәсе бар. Яңа Сәет авылының үзәк өлешендәге ял урынын коймалау, Усаклыкта авыл башында ял урыны булдыру планлаштырылган. Әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгу өчен финанс кирәк. Халыкның үзара салым акчасын түләүдә битарафлык күрсәтмәве мөһим, – диде Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов. 
“Җирлеккә бәрәкәт килә” 
Үрәзмәт җирлеге өчен дә соңгы ике ел тарихи вакыйгаларга бай булды: Үрәзмәт һәм Сикия авылларына асфальт юл килде; “Август-Мөслим” агрофирмасы тарафыннан роботлаштырылган терлекчелек комплексының беренче чираты сафка басу да җирлекнең киләчәген өметле итә. Бүгенге көнгә агрофирмада 20 кеше эш урыны тапкан. Кошчылык белән шөгыльләнүче ике фермер да берничә кешене эшле иткән. 
Җирлекнең яшәешен билгеләүче салымнар җыю буенча Үрәзмәт район рейтингында өченче урында. Салым базасын арттыру, хуҗасыз милекләрне барлау максатында күләмле эш башлаганнар. Авыллардагы 287 җир участогының, 150 йортның документы юк. Узган ел күчемсез милекләрнең варислары булырдай кешеләрне эзләп табып, 26 уведомление тапшырганнар. 
– Бу эш быел да дәвам итәчәк, варис булырдай кешегә уведомление бирелгәннән соң ике ай дәвамында җавап булмаса, аны тагын җибәрәбез. Ике ай үткәч тә милекне кабул итеп алырдай варислар табылмаса, ул муниципаль милек итеп рәсмиләштерелә, – диде җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов. 
Ифраструктур үсеш өлкәсендә проблемалар бар әле. Аерым алганда, Бүләктә су белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә икән. Проблеманы кулдан килгәнчә хәл иткәннәр – 30 метр арада торба алыштырылган. Үрәзмәт һәм Сикия авылларында башнясыз система эшли. Үрәзмәт-Чишмә авылы халкы ничә ел инде юлсызлыктан интегә. Олы юлдан авылга керүче 4 км юлны күтәртү, кыш көннәрендә кардан арындыру өчен берничә әби-бабай биргән үзара салым акчасы гына җитми билгеле. Җирлек башлыгы, бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. 
Авыл кешесе мал-туар асрап үз көнен үзе күрә. Өч савым сыеры булган – җиде, дүрт-биш һәм аннан күбрәк сыер тотучы унөч хуҗалык исәпләнә. Узган ел шәхси хуҗалыклар 243 мең килограмм (4 млн 208 мең сумлык) сөт тапшырган. Үрәзмәт, Сикия һәм Бүләк авылларында көзге бер ай өчен сөт акчасы белән әле дә исәп-хисап ясап бетерелмәгән. Җыенда катнашкан район прокуроры Данис Әхмәтҗанов бу проблемага тукталып болай диде: 
– Бу хакта ник прокуратурага үз вакытында хәбәр итмәдегез? Халыкның үзара сөйләшеп йөрүеннән файда юк. Мәгълүмат килеп керү белән җаваплы кешеләрне чакырып сөйләштек, проблема хәл ителер. 
Узган ел, 342 мең сум үзара салым акчасы җыелып, дәүләт ярдәме белән аның күләме 1 млн 710 мең сум тәшкил иткән. Бу акчалар янгынга каршы чаралар оештыруга, кышкы юлларны чистартуга, юллар ремонтлауга тотылган. Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе ярдәме белән Бүләк авылында күпер ремонтлаганнар. Үрәзмәт-Чишмә авылында 450 метр озынлыгында юл төзекләндерелгән. Башка төзекләндерү эшләренә, Үрәзмәт авылына чишмә суы кертүгә дә үзара салым акчасы тотылган. 
Җирлекнең социаль-мәдәни тормышына килгәндә, үрәзмәтлеләр районкүләм чараларда активлык күрсәтәләр. Дүрт авылга бер башлангыч мәктәп, бер балалар бакчасы эшли. Балаларның куанып сөйләрлек уңышлары күп. Спорт өлкәсендә генә җирлекнең мактанырлыгы юк. “Җирлеккә бәрәкәт килә. Алга таба да үсешкә йөз тотып эшләү кирәк”, – диде җыенда йомгаклау сүзе белән чыккан район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов.

Әлфинур Ногманова.

Фото – Исәнсеф авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев