Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019” иҗат конкурсы узды

Конкурска 50 дән артык укучының иҗат эшләре, 4 мәктәп газетасы тәкъдим ителде.

29 нчы март көнне Мөслим гимназиясе базасында районда беренче мәртәбә Мөслим муниципаль районы мәктәп балалары һәм яшьләр арасында Факил Сафин исемендәге “СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019” иҗат конкурсы уздырылды. Әдәби кыйммәткә ия булган әсәрләрне тәкъдим итү бәйгененең төп шарты булып торды. Конкурска 50 дән артык укучының иҗат эшләре, 4 мәктәп газетасы тәкъдим ителде. Проза, поэзия, журналистика юнәлешендәге язмаларны ТАТМЕДИА АҖ филиалы - “Мәйдан” иҗтимагый-нәфис журналы баш редакторы, прозаик, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге премияләре лауреаты, Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин барлык эшләрне бәяләде һәм җиңүчеләргә шәхси бүләкләрен тапшырды. Шулай ук әлеге чарада “Мәйдан” журналының бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова, язучы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, “Авыл утлары” газетасы баш мөхәррире  Римма Афзалова катнашты.

 

Фото – " Мөслим-информ"архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев