Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдә җиләк-җимеш бакчасында

Бакчаны корткычларга каршы эшкәртү Агач-куаклардан яфраклар коелганчыга кадәр һәм бөҗәкләр туфракка яшеренгәнче, бакчаны инсектицидлар белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен “Актара”, “Инта-Вир” препаратларын яки аларның тиңдәшләре кулланыла. Бу эшне октябрьгә калдырырга ярамый, чөнки корткычлар бик тирәнгә китәчәк. Моннан тыш, яфрак коелганнан соң агачларны инде башка төрле препаратлар белән эшкәртергә кирәк.

Куаклар һәм агачларга ашлама кертү
Зур (бигрәк тә җимеш бирә торган) үсемлекләр һәм алар астындагы туфракның сезон дәвамында уңдырышлылыгы бетә, шуңа күрә туклыклы матдәләр запасын тиз арада тулыландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, ә составында калий һәм фосфор булганнарына басым ясыйлар. Әлеге уңайдан “көзге” ашламалар, көл, суперфосфат, хлорлы калий куллану отышлы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев