Сенсация! Июньдә мөслимлеләр көн аралаш бәби тапкан
Июнь аенда җирлегебездә 14 сабый дөньяга тәүге авазын салган. Шуларның 8 - малай, 6сы - кыз. Ел башыннан 114 бала туып, шуларның 76 сы Мөслим авылына туры килә.
Ай дәвамында 22 пар язылышкан. Ел башыннан бу сан 62не тәшкил итә. Аерылучылар 2 пар. Ярты ел эчендә 18 пар аерылышкан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу сан 6 га кимрәк, ди ЗАГС хезмәткәрләре. Бакыйлыкка күчүчеләр 35 кешене тәшкил итә. Ел башыннан 156 үлем очрагы теркәлгән. Узган елга караганда бу сан 23 кә кимрәк. Июнь аенда үлүчеләр арасында 14е ир-ат, 21е хатын-кыз, ел башыннан санаганда 73 ир-ат, 83 хатын-к ыз якты дөнья белән хушлашкан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев