Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсемлекләр күрәзәлек итә

Күктә кояш көлә, ә тузганак чәчәкләре ябыла — яңгыр көтелә, һәм киресенчә: күк йөзе болытлана, караңгылана, күктә болытлар йөзә, ә тузганак чәчәкләрен ача — яңгыр булмаячак.

* Сары умырзаяның (утчәчәк) хуш исле эре чәчәкләре кич ачыла, яңгыр алдыннан аларга күбәләкләр куна. Әгәр кунмаса — һава аяз була.

* Чүп үләне булган йолдызак чәчәкләре иртәнге сәгать 9 ларда ачылып, көндезге 4 ләргә кадәр ачык торса — иртәгесен көн матур була. Әгәр йолдызак чәчәкләре шул иртәнге сәгатьләрдә ачылма- са, көндез яңгыр явар.

*Күрән (саз кыягы) чәчәге яңгыр явуга бер көн кала ябыла.

* Тырнак гөленең ачык кызгьшт-сары чәчәк төркемнәре яңгыр алдыннан ябылалар. Күктә кояш балкый һәм көн дә матур, ә болар барыбер ачылмыйлар — янгыр буласын хәбәр итәләр.

* Шайтан таягы да ышанычлы барометр була ала. Матур аяз көндә аның чәчәкле башындагы чәнечкеләре тырпая, ян-якларга җәелә. Бу чакта ана кул да тидерә алмыйсын. Яңгыр алдыннан шайтан таягы чәнчеми, аның чәнечкеләре чәчәк башына кысыла.

*Умарта кортлары илләре белән шомыртта һәм миләштә гүли — иртәгә аяз көн булачак. Аларның чәчәкләре, миләүшә, күкбаш һәм ясмин кебек үк, коры көннәрдә дә нектар бүлеп чыгара. Умарта кортлары сәрби куакларын сырып алганнар икән — урманга барма, яңгыр явар.

• Ак черемчел (дрема) чәчәкләрендә кичтән үк күбәләкләр утыра икән, иртәгә янгыр булыр, дигән сүз.

* Кымызлык үләне (куян кәбестәсе) болытлы көнне һәм яңгыр алдыннан үзенең яфракларын сабагына кыса. Әгәр төнлә кымызлык үләне чәчәкләре ачылса, иртә белән яңгыр көт.

* Яңгыр алдыннан болын клеверы яфраклары бөрешә һәм берберләренә якыная, урман ярмагычының чәчәк төркемнәре салынып төшә, канлы үлән (чистотел) чәчәкләре аска иелә, болын эт эчәгесе чәчәкләре йомыла. Миләүшәләр дә моңсу гына салына, назлы маргаритка чәчәкләре дә аска иелә. Әгәр яңгырлы һава көтелә икән, ак төнбоек чәчәкләре иртән дә, көндез дә ачылмыйлар. Роза белән гөлҗимеш тә шулай.

* Чыршы һәм нарат ботаклары яңгыр алдыннан салынып төшәләр, ә күркәләренең кабырчыклары тыгызланып, бер-берләренә ятып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев