Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлау участокларында гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак

Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Без барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча эш алып барабыз. Минем төп бурычларымның берсе - сайлау комиссия әгъзаларының да, сайлаучыларның да иминлеген тәэмин итү. Без битлекләр, перчаткалар һәм дезинфекция чаралары китерәбез, алар сайлау участогыннан чыгу юлында да торачак», — дип хәбәр итте Кондратьев.
Ул сайлаучыларга участокка шәхси саклану чараларында килүнең яхшырак булуын искәртте.
"Сайлау комиссия әгъзалары тавыш бирүдә катнашучылар белән бөтенләй элемтәгә кермиячәк. Сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасына паспортны ачык рәвештә күрсәтәчәк. Шуннан соң ул өстәлдә яткан  бюллетенне алачак. Аннары ул тавыш бирү кабинасына керәчәк", — дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Ул сайлау участокларында кешеләрнең барлык агымнары бүленәчәк, дип өстәде. Монан тыш сайлаучылар бер керү юлы аша керәчәкләр, ә икенче керү юлы аша чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев