Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саулык – зур байлык

3 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге старт ала. Декада барышында мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен чаралар үткәрелә, аларга күпмедер ярдәм күрсәтелә.

Районда мөмкинлеге чикле 1887 кеше исәпләнә, шуларның 120се – балалар. Сәламәтлекләре чикле гражданнар белән социаль яклау бүлеге тыгыз эш алып бара. 

– Социаль яклау бүлеге сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен шәхси реабилитация һәм абилитация программалары үтәлешен даими контрольдә тота. Программа нигезендә сәламәтлекләре чикле гражданнар республиканың тернәкләндерү һәм социаль адаптация буенча дәүләт учреждениеләрендә тернәкләндерү курслары үтә. Бу электрон чират нигезендә эшләнә. Әммә районда инвалидлар җәмгыяте булмау мөмкинлекләре чикле гражданнар белән эшне күпмедер кыенлаштыра, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
 

Инвалидлар үзләренә каралган программа буенча Баулының “Березка”, Әлмәт шәһәренең “Ветеран”, Казанның “Вертушка”, Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” профилакторийларында, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең “Жемчужина”, “КамАЗ”, Азнакайның “Азнакай” санаторийларында дәвалана. 
 

“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан ел башыннан, ярдәмгә мохтаҗ 84 инвалидның өенә барып, социаль ярдәм күрсәтелгән. Янгын сүндерү бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикле гражданнар яшәүче йортларга янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштырылган. “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” программасы кысаларында инвалидларны махсус машина белән дәвалау оешмасына алып бару һәм кайтару оештырылды. 
Кеше ярдәменә мохтаҗ, урын өстендә ятучы авырулар күп. Аларның гомерен озынайту, социаль адаптациягә ирешү һәм якыннарына ярдәм йөзеннән “Маяк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе эшли. Дәресләр үткәрү өчен махсус кабинет реабилитация җайланмалары белән җиһазландырылган. “Өлкән буын” программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы “Сиделка” пилот проекты 2021 елдан гамәлгә кертелә. Проект урын өстендә ятучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм аларны караучы якыннарына ярдәм йөзеннән оештырылган. 

 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева хәбәр итүенчә, быелның 1 июленнән инвалидларга айлык акчалата түләү билгеләү өчен пенсия фондына бару кирәкми. Ул, инвалид ВТЭК үтеп, инвалидлык алу белән, гаризасыз, автомат рәвештә билгеләнә. Инвалидлык буенча пенсияләр дә автомат рәвештә озайтыла. Бүгенге көндә җирлегебездә 199 кеше – беренче төркем, 645 кеше – икенче, 923 кеше өченче төркем инвалид булып исәпләнә. 
Соңгы елларда инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру буенча эш активлашты. Нәтиҗәдә сәламәтлекләре чикле гражданнарга мөмкинлекләр артты. Җәяүлеләр юлларын ясаганда әлеге категория гражданнарның да мәнфәгатьләре күз алдында тотып эшләнә. 

 

Сәламәтлекләре чикле дисәк тә, араларында актив тормыш рәвеше алып баручылар шактый. Спорт чараларында да активлык күрсәтә, җәмәгать эшләрендә дә сынатмый алар. Сәламәтлекләре чикле булса да, хезмәт куеп, эшеннән тәм табып яшәүче райондашларыбыз да күп.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев